Волонтерлар икенче атна "Безнең кайгырту" колл-үзәгенә мөрәҗәгать иткән гражданнарга комплекслы төшке аш китерә.
“Безнең кайгырту” волонтерлар үзәге кураторы Раил Әдиятуллин әлеге акциянең мөһимлеген билгеләп үтте. "Акция барышында үзизоляциядә булган аз керемле 65 яшьтән өлкәннәргә һәм күпбалалы гаиләләргә барлыгы 340 данә кайнар төшке аш китерде. Акция уфалыларда яхшы кайтаваз таба», - дип ассызыклады Раил Әдиятуллин.
Фото: "Бердәм Русия"