+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 ноябрь 2021, 18:20

Легаль булмаган пассажирлар ташучылар белән көрәш көчәя

Башкортстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы легаль булмаган пассажирлар ташучылар белән көрәшне көчәйтергә планлаштыра.

Легаль булмаган пассажирлар ташучылар белән көрәш көчәя
Легаль булмаган пассажирлар ташучылар белән көрәш көчәя

Бүген, 17 ноябрьдә, ведомство вәкилләре Транспорт өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте дәүләт автоюл күзәтчелеге хезмәтенең Көнбатыш Урал төбәкара идарәсе, Эчке эшләр министрлыгының республика буенча идарәсе, Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ идарәсе вәкилләре белән берлектә законсыз рәвештә пассажирлар йөртү хезмәтләре күрсәтүче күчмә составны ачыклау буенча чираттагы рейд үткәрделәр.

Шәһәргә керү урынында «Ишембай-Уфа», «Күмертау-Уфа» һәм башка юнәлешләрдә барган берничә җиңел автомобиль һәм пассажир автобуслары тикшерелде.

- Бу юнәлештә план буенча эш алып барыла.Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы әлеге чараларның координаторы булып тора. Туктатыла торган транспорт чараларының муниципальара пассажирлар ташуларны башкару өчен барлык кирәкле документлары тикшерелә, - дип ачыклык кертте транспорт өлкәсендә контроль секторы мөдире Максим Имаев.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: