17 ноябрьдә Мәскәүдә “Русия транспорты” Халыкара күргәзмәсендә тәкъдим ителгән Башкортстан экспозициясен Русия транспорт министры Виталий Савельев карады. Республиканың мөһим тармак казанышлары, шулай ук транспорт һәм юл төзелеше өлкәсендәге масштаблы проектлар турында аңа Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Рәиф Абдрәхимов сөйләде.
Стендта тәкъдим ителгән проектлар арасында — Идел буе федераль округында иң зур Көнчыгыш чыгу юлы инфраструктура проекты. 2023 ел ахырына Көнчыгыш чыгу юлын тулысынча тәмамларга планлаштыралар.
Виталий Савельев Уфа транспорт инфраструктурасын үстерү һәм Башкортстан башкаласының юл-урам челтәрен бушату өчен проектның әһәмиятен югары бәяләде. Министр шулай ук “Көнчыгыш чыгу” юлы М-5 «Урал» һәм М-7 «Волга» трассалары арасында автомобиль юлын шактый яхшыртачак, дип ассызыклады.
Рәиф Абдрәхимов шулай ук Русия транспорт министрына Уфа тимер юл боҗрасы проектын тәкъдим итте. Аны эшләтеп җибәрү 2030 елга Уфа агломерациясенең шәһәр яны юнәлешләрендә еллык пассажирлар агымын 1,5 миллионнан 6,5 миллионга кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, “Транспорт атналыгы 2021” кысаларында узучы “Русия транспорты” Халыкара күргәзмәсендә 90нан артык экспонент үз казанышларын һәм эшләнмәләрен тәкъдим итте. Алар арасында - транспорт инфраструктурасы операторлары, йөк һәм пассажирлар ташучылар, логистика тармагы вәкилләре, федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары.
Фото: pravitelstvorb.ru