+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 ноябрь 2021, 18:40

Элвин Грей "Безнең хәстәрлек» проектының волонтеры булды

Бүген Уфада танылган җырчы Элвин Грей бер көнгә ковидка каршы көрәшүче волонтерлар сафына басты.

Элвин Грей "Безнең хәстәрлек» проектының волонтеры булды
Элвин Грей "Безнең хәстәрлек» проектының волонтеры булды

Иртәдән ул «Бердәм Русия» партиясенең «Безнең хәстәрлек» волонтерлык үзәгендә гражданнардан шалтыратулар кабул итте. "Кайнар линия"дә эшләү вакытында артист 30дан артык мөрәҗәгать кабул итте, сорауларны ,нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр бирде. Алар азык-төлекне китерү мәсьәләләре буенча гына түгел, җәмәгать урыннарына бару кагыйдәләрен дә аныклады, QR-кодларның гамәлдә булу вакытын, вакциналау пунктларының адресларын һәм «Спутник-Лайт» вакцинасының барлыгын сорады.

Элвин Грей, колл-үзәк операторының эше бик җаваплы, күп көч һәм сабырлык таләп итә, дип белдерде.
"Шалтыратулар бик күп иде, алар арасында азык-төлек алып кайтуларын сораучы Гөлсинә апа да бар иде. Аңа 80 яшь, ялгызы яши. Озак уйлап тормастан, аның янына барырга чыктым», – диде җырчы.

Элвин Грей өлкән яшьтәге ханымга азык-төлек алып килгән, җылы жилет тапшырды, сәламәтлеге белән кызыксынды. 80 яшьлек Гөлсинә Шәйморатова аның килүенә сөенде. Өлкән яшьтәге ханым үз тормышы, Русия Герое, генерал Миңнегали Шәйморатовның якын туганы булуы, үзен борчыган проблемалар турында сөйләде. Ахырда алар артист белән бергә аның яраткан җырын – «Уфтанма»ны башкардылар.

"Мин үз күзләремә ышанмадым: Радик үзе минем янга килде! Тормышта ул тагын да яхшырак, бик кешелекле, гади һәм аннан бары яхшылык кына бөркелә», - диде Гөлсинә Шәйморатова.

Шулай итеп, Элвин Грей «Безнең хәстәрлек» проектының «Йолдызлар булыша» акциясенә старт бирде. Атна саен артистлар, спортчылар һәм башка күренекле шәхесләр Волонтерлык үзәге эшенә җәлеп ителәчәк һәм пандемия чорында мохтаҗларга ярдәм итәчәк.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: