-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 ноябрь 2021, 14:45

Эш эзләүчеләргә "Русиядә эш" порталы ярдәмгә килә

18 ноябрьдән башлап республика халкы Русиядә беренчеләрдән булып эш эзләү өчен мәшгульлек үзәкләренең электрон хезмәтләреннән файдалана алачак.

Эш эзләүчеләргә "Русиядә эш" порталы ярдәмгә килә
Эш эзләүчеләргә "Русиядә эш" порталы ярдәмгә килә
Эш бирүчеләр, шулай ук, "Русиядә эш" порталы аша персоналны сайлау мөмкинлегенә ия. Бу кадрлар үзәкләренең мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм санлы платформага күчүе нәтиҗәсендә мөмкин булды.

- Башкортстан Республикасы эш эзләүчеләр һәм эш бирүчеләр белән яңа форматта эшли башлаучы беренче 19 төбәккә керде. Яңалык санлы платформаны алга таба үстерү һәм гражданнарның мәшгульлек үзәкләре белән электрон хезмәттәшлегенә күчү өчен башлангыч нокта булачак, - дип билгеләде Башкортстан гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников.

Хәзер "Русиядә эш" сайтына керү, гаризаны тутыру һәм аңа резюме беркетү, квалификация дәрәҗәсе һәм эш стажы турында мәгълүматлар күрсәтү дә җитә. Туры килгән вакансияләрне эзләү автомат рәвештә мәгълүматларның интеллектуаль анализы нигезендә узачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: