-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 ноябрь 2021, 14:50

Югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертелде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.

Югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертелде
Югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертелде

Документның яңа редакциясе нигезендә, 2021 елның 1 декабреннән кунакханә хезмәтләре күрсәтүче оешмалар хезмәтеннән COVID-19га каршы вакциналау узу турында сертификат, соңгы алты ай эчендә кичерелгән коронавирус турында, яки прививкага каршы медицина күрсәтмәләре булу хакында белешмә булганда гына файдаланырга мөмкин булачак.

Указда, шулай ук, Русия футбол Премьер-Лигасы, Континенталь хоккей лигасы, профессиональ командалар арасында Русия чемпионатларының һәм башка рәсми физкультура һәм спорт чаралары матчларының тамашачылары санын ябык бинаның 70 процентына кадәр арттыру рөхсәт ителә. Моның өчен түбәндәге шартларны бер үк вакытта үтәү зарур:
- матчка COVID-19га каршы вакциналау узу турында сертификаты яисә соңгы алты ай эчендә кичерелгән коронавирус турында белешмәсе булган тамашачыларны гына кертү ;
- чараны үткәрүне тәэмин итүдә катнашкан барлык хезмәткәрләрнең дә шундый ук документлары булуы;
- оештыручыларның республика буенча баш дәүләт санитар табибы белән килешү буенча чараны үткәрү мөмкинлеге турындагы гаризасы нигезендә Башкортстанның Спорт министрлыгы тарафыннан карар кабул итү;
- чараны оештыручының әлеге таләпләрнең үтәлешен контрольдә тотуын тәэмин итү.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: