-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 ноябрь 2021, 16:20

Юлларның сыйфатын арытаба да яхшыртачакбыз

Кичә Мәскәүдә Радий Хәбиров Андрей Костюк белән шуның турында сөйләште.

Юлларның сыйфатын арытаба да яхшыртачакбыз
Юлларның сыйфатын арытаба да яхшыртачакбыз

17 ноябрьдә Мәскәүдә «Русия Транспорты» XV Халыкара форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның һәм Русия транспорт министрының беренче урынбасары Андрей Костюкның эшлекле очрашуы булды.

Яклар республиканың юл комплексы эше нәтиҗәләре, шулай ук 2022-23 елларда тармакны үстерү перспективалары турында фикер алышты. Аерым алганда, сүз Башкортстанның эре транспорт корылмаларын төзү һәм реконструкцияләү, бу проектларга федераль финанслар җәлеп итү турында барды.

Мәсәлән, Русиянең Транспорт министрлыгы ярдәмендә төбәктә Уфа бистәсе Зинино тирәсендә Стәрлетамакны һәм транспорт чишелешен читләтеп үтеп яңа трасса эшлиләр, "Идел" М-7 автомагистрален ремонтлау һәм Уфада Салават Юлаев проспектын дәвам итү программасын төзиләр.

- Моннан тыш, республика башкаласында шәһәрдән, Затон һәм Шакша бистәләреннән Көньяк чыгу районындагы эре күпер корылмаларын ремонтлау таләп ителә. Тагын бер күперне ремонтларга планлаштырабыз, ул Стәрлетамакта урнашкан, - диде Радий Хәбиров. - Киләсе елда күперләрне ремонтлауның федераль программасы буенча республика бу максатларга 1 миллиард сум чамасы акча алачак.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, федераль акчалар, шулай ук, М-5 һәм М-7 магистральләренең төбәгебездәге участокларын реконструкцияләүгә аларның автохәрәкәт үткәрү мөмкинлеген арттыру өчен юнәлтеләчәк.

- Ел саен бу трассаларның ике полосалы өлешләрендә күпсанлы юл-транспорт һәлакәте була. Без якындагы берничә ел эчендә аларны киңәйтеп, дүрт полосага кадәр арттырырга ниятлибез, - диде Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: