-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 ноябрь 2021, 20:40

Мәйданнар балкып торсын

«Башкортстан Республикасы территориясендә иң яхшы Яңа ел шәһәрчеге» республика конкурсы старт ала.

Мәйданнар балкып торсын
Мәйданнар балкып торсын

Республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 2021 елның 10 декабреннән 2022 елның 10 гыйнварына кадәр «Башкортстан Республикасы территориясендә иң яхшы Яңа ел шәһәрчеге» конкурсында катнашу өчен документлар кабул ителә. Конкурста катнашу өчен муниципалитетларга үз территорияләрендә иң яхшы Яңа ел шәһәрчеген сайлап алырга һәм аларда үткәрелә торган чараларны яктырту эшен оештырырга кирәк.

Конкурс комиссиясе иҗтимагый территорияне бизәү, яктылык элементларын, иллюстрацияләрне куллануны, Яңа ел чыршысын, скульптура композицияләрен, боз яки кар сыннарын, әкият персонажларын, шәһәрчекләрне бәйрәмчә бизәүне бәяләячәк. Тагын бер мөһим нәрсә - чисталык һәм хәвефсезлекне тәэмин итү.

– Соңгы берничә елда без, әлбәттә, торак пунктларыбызның сыйфатын һәм Яңа ел бизәлешен тамырдан яхшырттык. Әмма шул ук вакытта, минемчә, елдан-ел планнар амбициоз булырга тиеш. Муниципалитетларны Яңа ел чараларына әзерлектә иҗади якын килүне күрсәтергә чакырам, - дип билгеләп үтә республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Алан Марзаев.

Конкурс нәтиҗәләре 11 гыйнвардан 19 гыйнварга кадәр билгеле булачак. Җиңүчеләр дипломнар һәм 100 мең сумнан алып 2,5 миллион сумга кадәр акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк, алар конкурста җиңүче дип табылган муниципаль берәмлекне яки йорт яны территориясен төзекләндерүгә тотылачак. Конкурста катнашу өчен документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Уфа шәһәре, Степан Халтурин урамы, 28нче йорт, 427нче бүлмә, элемтә өчен җаваплы белгеч: Малянова Диана Александровна, 8(347)2-18-00-27 яки электрон почта: novogodniigorodok@gmail.com

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: