+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 ноябрь 2021, 20:58

Сәламәт булып кайтыгыз!

Башкортстаннан янә 100дән күбрәк егет хәрби хезмәткә алынды.

Сәламәт булып кайтыгыз!
Сәламәт булып кайтыгыз!

Көзге чакырылыш кысаларында хәрби хезмәткә алынучыларны тантаналы рәвештә озату булды. Ерак Көнчыгышка 100дән артык кеше киткән. Яшьләр коры җир гаскәрләрендә хәрби хезмәт үтәчәк.

"Армия ир-ат тормышында яңа сәхифә дә, аның өчен җитди сынау да булып тора. Хөрмәтле хәрби хезмәткә алынучылар, яхшы хезмәт итүегезне телим. Армиядә үзара ярдәмләшү бик мөһим, бер-берегезгә ярдәм итегез һәм өйгә сәламәт булып кайтыгыз”, - дип теләде республика хәрби комиссары полковник Михаил Блажевич.

Хезмәткә җибәрер алдыннан барлык хәрби хезмәткә алынучылар коронавирус инфекциясен ачыклауга тестлар тапшырган. Яшьләр медицина битлекләре, бахиллалар, антисептиклар, шулай ук әйберләтә һәм азык-төлек паегы белән тәэмин ителгән. Хәрби хезмәткә чакырылучыларны йөртү транспортына аерым игътибар бирелгән - бөтен төр транспорт санитар эшкәртү үткән. Аларны аерым вагоннарда яки хәрби эшелоннарда йөртү каралган, анда гражданнар белән аралашу тыелган.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: