-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 ноябрь 2021, 11:30

Ялларда буран котырачак!

Якын көннәрдә республикада һава торышының начараюы көтелә.

Ялларда буран котырачак!
Ялларда буран котырачак!

Алдагы көннәрдә республикада көчле кар явуы көтелә, кайбер районнарда буран чыгуын вәгъдә итәләр. Юлларда кар көртләре, бозлавык, вакыты белән юлны күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк.



ЮХХДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә дистанцияне һәм тизлек режимын үтәргә, җәяүлеләр кичүен узганда игътибарлы булырга киңәш итә. Җәяүлеләргә машина йөргән юлга чыгар алдыннан юлның хәвефсезлегенә инанырга кирәк.


Юлларда штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда, ЮХХДИ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итегез яки 8 (347) 235-84-02 яки 8 (347) 233-27-31 телефоннары буенча шалтыратыгыз.

Һава шартлары начар булу сәбәпле, машина йөртүчеләргә ашыгыч булмаган эшләр белән юлга чыкмаска киңәш ителә.



Фото: spb.mk.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: