+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 ноябрь 2021, 10:20

Путин яңа төр вакцинаны иң беренчеләрдән булып эшләтәчәк

Русия Президенты Владимир Путинның COVID-19дан яңа интрназаль вакцинаны сынавы илдә вакциналану барышына йогынты ясарга мөмкин.

Путин яңа төр вакцинаны иң беренчеләрдән булып эшләтәчәкПутин яңа төр вакцинаны иң беренчеләрдән булып эшләтәчәк
Путин яңа төр вакцинаны иң беренчеләрдән булып эшләтәчәк
Мондый фикерне Мечников исемендәге Вакцина һәм сывороткалар фәнни-тикшеренү институты профессоры Михаил Костинов бүген «Известия» белән әңгәмәдә әйткән.

Моннан тыш, Костинов Путинның мондый адымга баруының аеруча зур мөһимлеген аерым билгеләп үтте.

«Дәүләттә беренче кеше вакцина эшләтсен өчен җитди нигезләмә булырга тиеш. Димәк, аның Ватаныбыз медицинасына, фәненә ышанычы зур. Әгәр илдәге беренче кеше моны эшли икән, бу башкаларга да үрнәк булачак. Бу - вакциналауга карата әлеге мөнәсәбәткә йогынты ясарга мөмкин булган мисал», - дип билгеләп үтте профессор.

Исегезгә төшерәбез: 21 ноябрьдә Путин Гамалеи исемендәге Эпидемиология һәм микробиология үзәгендә коронавирустан вакцинаны танау аша кабул итү тәҗрибәсендә үзенең дә катнашачагын әйтте. Дәүләт башлыгы бу теләген Үзәк директоры урынбасары Денис Логунов белән очрашу барышында белдергән.

Фото: iz.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас