

“Башкортстанда кулланучылар хокукларын яклау буенча системалы эш алып барыла. Республикада кулланучылар хокукларын нәтиҗәле яклау өчен шартлар тудыру һәм кулланучыларны начар товарлардан, хезмәтләрдән яклау һәм саклау төп максат булып тора”, - диде Алексей Гусев.
Бу уңайдан министрлык тарафыннан мәгълүматка бай семинарлар, эшлекле очрашулар, лекцияләр, консультацияләр үткәрелгән. Мәгълүмати басма материаллар - белешмәләр һәм буклетлар эшләп таратылган. Теле һәм радиоканалларда 100дән артык тематик тапшыру, туры эфир үткәрелгән, кулланучылар хокукларын яклау буенча 4 меңгә якын мәгълүмати видеоролик чыгарылган.
Даими рәвештә республиканың кулланучылар базарында товарларның сыйфаты мониторингы үткәрелеп тора. Азык-төлеккә бушлай эспертиза оештырудан тыш, спиртлы продукциянең сыйфатын тикшерү дә уткерелә. Шуңа да республикада алкоголь белән очраклы агуланып үлүчеләр саны шактый кимеде.
"Башкортстан продукты" тамгасы белән маркировкаланган продукциянең сыйфаты да даими контрольдә тотыла.
Социаль өлкә учреждениеләре туклануын оештыру дәрәҗәсен бәяләү башкарыла. Агымдагы елда 655 мондый учреждение (мәктәпләр, балалар бакчалары, медицина оешмалары, ял һәм сәламәтләндерү, социаль яклау учреждениеләре) тикшерелгән. Үткән елдагыга караганда, туклануда ачыкланган хокук бозулар 5 проценттан 1 процентка кадәр кимегән.
Министрлык тарафыннан, шулай ук, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш алып барыла. Бүген кулланучылар өчен министрлыкның "Кайнар линия" телефоны һәм электрон почта аша консультация бирү, гражданнарны шәхси кабул итүләр кебек элемтә төрләре ачылды. Дүрт ел эчендә 4,5 меңнән артык граждан кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә түләүсез хокукый ярдәм алды. Халыкның социаль якланмаган катламнары өчен түләүсез нигездә 800гә якын дәгъва гаризасы төзелде.
Гомумән, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә системалы эш алып бару нәтиҗәсендә Башкортстан Русиянең барлык субъектлары арасында кулланучылар якланышы дәрәҗәсе буенча рейтингта 1нче урында тора!