+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 ноябрь 2021, 05:35

Өлкәннәр дә, балалар да хәстәрлекле кулларда булсын!

Республикада вакциналау пунктлары ачыла, яңа объектлар төзелә.  

Өлкәннәр дә, балалар да хәстәрлекле кулларда булсын!Өлкәннәр дә, балалар да хәстәрлекле кулларда булсын!
Өлкәннәр дә, балалар да хәстәрлекле кулларда булсын!

Республикада вакциналау пунктлары ачыла, яңа объектлар төзелә.

Башкортстанда коронавирус инфекциясеннән киңкүләм вакциналау дәвам итә. Бу инфекциядән иң якланмаган өлкән яшьтәгеләр өчен өстәмә вакциналау пунктлары да ачылды. Үткән җомгада республика Хөкүмәте Премьер-министры өлкәннәрне вакциналау буенча махсуслаштырылган пункт эшен тикшерде. Төбәктә 65 яшьтән өлкәннәр өчен барлыгы 51 махсус вакциналау пункты оештырылган.

65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен мондый урыннар ачу, белгечләр сүзләренчә, өлкән буын арасында вакциналанучылар процентын шактый арттырырга мөмкинлек бир­гән. Мәсәлән, соңгы атнада алар арасында вакциналау күлә­ме 32 проценттан 51гә кадәр арткан. Төп процедурадан тыш, махсуслаштырылган пунктларда табиблар лекцияләр укый, бүләкләр, “Сәламәтлек посылкалары” тапшыра, шулай ук тонометрлар, пульсоксиметрлар һәм глюкометрлар уйната. Мөрә­җәгать итүче­ләр соравы буенча волонтерлар өлкәннәрне прививка ясатуга алып бара һәм алып кайта.
— Бу башлангыч безнең та­раф­тан хуп­ланды һәм без аның нәтиҗә бирүен күрәбез. Беренче­дән, өстәмә вакциналау үзәге барлыкка килде, ул бик уңайлы урнашкан. Өстә­венә, монда медицина хезмәт­кәрләре тарафыннан аерым, җылы мөнәсәбәт. Өлкән кеше­ләрнең хәстәрлекле кулларда булуын күрү күңелле, — диде Андрей Назаров.
Шимбә көнне исә Башкортстан Хө­күмәте Премьер-министры төзелеш ста­диясендә булган өч сәламәтлек саклау объектын — Г. Г. Куватов исемен­дәге Респуб­лика клиник дә­ваханәсе поликли­никасының яңа корпусын, Республика кар­дио­үзәгенең хирургия корпусын, шулай ук Балалар онкологиясе һәм гематология үзәген карады.
Премьер-министр беренче булып Г. Г. Куватов исемен­дәге Республика клиник дәва­ханәсендә булды. Яңа бина төзелеше 2023 елда тәмам­ланыр дип планлаштырыла. Андрей Назаров әлеге объект­ның төзелеш темплары түбән булуын билгеләп үтте һәм графикны бозмас өчен подрядчыга эшләрне тизләтергә кушты.
Республика кардио­үзә­гендә Андрей Назаровны 135 койкага исәпләнгән хирургия корпусы төзелеше барышы белән таныштырдылар. Консультатив-диагностика бүлеге сменага 320 пациентны кабул итүгә исәпләнгән. Бина­ның әзерлеге 80 процент тәшкил итә. Объектны тапшыру килә­се елның көзенә планлаштырылган.
Республика Балалар онкологиясе һәм гематология үзәге төзелешендә дә эшләр графикка ярашлы алып барыла.
— Бу — республика өчен кө­тел­гән объект. Әти-әниләр, балалар, барыбыз өчен дә. Безгә кеч­кенә пациентларның иң уңайлы шартларда дәва­лануы мөһим. Шуңа күрә монда ышанычлы подрядчы эш­ли, ул өзеклекләрне булдырмаска тиеш. Моннан тыш, без төзүчеләрдән объектны 2023 елдагы Республика көненә төгәл­ләргә сорадык, план буенча ул бер­аз соңрак тапшырылырга тиеш булса да, — диде Андрей Назаров.

Ләйсән Якупова.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас