

Эшкуарларның һәм төбәк халкының финанс белемен күтәрү өчен Башкортстан Республикасы Финанс министрлыгы керемнәрне страховкалау системасының эш механизмы турында хәбәр итә.
- Банкта счет ачканчы, аның лицензиясе бармы һәм керемнәрне страховкалау системасына керү-кермәвен тикшерегез. Моны Русия Банкы сайтында, түбәндәге сылтама буенча http://www.cbr.ru/banking_sector/credit/ белергә була, - дип билгеләде Башкортстан Республикасы финанс министры урынбасары Нелли Бердина.
Страховка системасының бөтен эшен https://www.asv.org.ru/agency?news-tags=amp;news-date=all керемнәрне страховкалау агентлыгы алып бара. Агентлык Русия Федерациясе Хөкүмәте һәм Русия Банкы контролендә эшли, аларның вәкилләре аның идарә органнарына керә. Агентлык вкладчыларга түләүләрен түли, страховкалау системасында катнашучы банклар реестрын алып бара, керемнәрне мәҗбүри страховкалау фонды төзүне күзәтә һәм аның чаралары белән идарә итә.
Түләүләргә страховка очрагы туры килгәндә, ягъни кертемнәрне страховкалау системасына керә торган банкның лицензиясен кире алганда, йә анда кредиторлар таләпләрен канәгатьләндерүгә мораторий керткән вакытта исәп тотарга мөмкин. Страховка очрагы барлыкка килгәндә, кертемнәрне страховкалау системасына керә торган теләсә кайсы Русия банкы кертемнәре автомат рәвештә 1,4 миллион сумга кадәр страховка түләүләрен түләү хокукы ала.
Кайбер очракларда югары страховка каплауларына исәп тотарга мөмкин - 10 миллион сумга кадәр. Төгәлрәк сез шулай ук кертемнәрне страховкалау агентлыгы сайтында белә аласыз.
Фото: www.tltonline.ru