

Яңа җир асты юлы төзелеше Агыйдел елгасы яр буен реконструкцияләү кысаларында башкарылды. Аның озынлыгы 110 метр тәшкил иткән.
Андрей Назаров сүзләренә караганда, әлеге юл участогында җәяүлеләр өчен җир асты кичүе кирәк булган, чөнки бу урында транспорт агымы көчле.
- Җир асты кичүен төзү шәһәр өчен зур әһәмияткә ия. Беренчедән, аның барлыкка килүе белән без җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен яр буе ягына куркынычсыз хәрәкәт тәэмин иттек; икенчедән, автомобиль юлы хәрәкәтеннән артык йөкләнешне алдык. Шулай җәяүлеләргә дә, автомобильчеләргә дә уңайлырак булачак, - диде Андрей Назаров.
Фото: рravitelstvorb.ru