Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 ноябрь , 19:50

Исән-имин йөреп кайтыгыз!

Янә 150 якташ егетебез хәрби хезмәткә алынды.

Исән-имин йөреп кайтыгыз!

Гражданнарны хәрби хезмәткә көзге чакыру кысаларында хәрби эшелон составында егетләребезне тантаналы рәвештә армиягә озату булды. Ерак Көнчыгышка 150гә якын кеше китте. Яшьләр Коры җир гаскәрләрендә хәрби хезмәт үтәчәк.

"Бүген сез Көнчыгыш хәрби округына хезмәт итәргә китәсез. Сезгә ышанычлы иптәшләр табарга телим. Үзегезнең якыннарыгызга ешрак языгыз һәм шалтыратыгыз. Сезне өйдә көтәләр. Уңышлар!" - диде хәрбиләргә республика хәрби комиссары, полковник Михаил Блажевич.

Хезмәткә озатыр алдыннан армиягә алынучылар коронавирус инфекциясе булуга тестлар тапшырган. Яшьләр медицина битлекләре, бактерияләргә каршы чаралар, шулай ук әйберләтә һәм азык-төлек белән тәэмин ителгән. "Армиядә хезмәт иткән ел эчендә мин яңа дуслар табармын, илне күрермен дип саныйм. Ерак Көнчыгышка мин тагын кайчан шулай бара алыр идем", - дип уртаклашты Кушнаренко районы егете Тимур Бакиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова