Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 ноябрь , 12:50

Согуд Гарәбстанында Кәрим Хәкимовны искә алдылар

Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Җиддә шәһәрендә бу көннәрдә "Русия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме утырышы уза. Аның катнашучыларына сәламләү сүзе белән Русия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итте.

Согуд Гарәбстанында Кәрим Хәкимовны искә алдылар
Ул билгеләп үткәнчә, Русия һәм мөселман илләре позициясе төбәк һәм глобаль көн тәртибенең күп кенә актуаль мәсьәләләре буенча шактый якын.

Сәламләүдә билгеләп үтелгәнчә, төркемнең көн тәртибе бик тыгыз. Төбәк конфликтларын һәм кризисларны җайга салуда, халыкара террорчылык һәм экстремистлык янаулары белән көрәштә үзара хезмәттәшлек юллары турында фикер алышырга кирәк. Сәүдә-икътисади, фәнни-техник, гуманитар һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек проблемалары җитди игътибарга лаек.

«Русия - ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме 2006 елда оештырылды. Хәзерге вакытта ул 28 илдән 56 кешене үз эченә ала, аңа югары дәрәҗәдәге элекке җитәкчеләр, фән һәм җәмәгатьчелек вәкилләре, эшлекле даирәләр, дин әһелләре (ислам һәм православие) керә. Төркем үзенең очрашуларын Мәскәү, Казан, Истанбул, Җиддә һәм Кувейтта үткәрде. Соңгы утырыш 2019 елның 28-30 ноябрендә Уфада узды, һәм ул динара татулык темасына багышланган иде.

Ул вакытта республика Башлыгы Радий Хәбиров үз чыгышында Башкортстанны, дини хәл күзлегеннән караганда, күпмилләтле һәм күпконфессияле бөтен Русия моделе, дип билгеләп үтте.

Согуд Гарәбстанында узучы "Русия - ислам дөньясы" утырышы эшендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов, шулай ук Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр советы рәисе Азат Фәттахов катнаша.

"95 ел элек Совет Русиясенең резиденциясе Җиддәдә булды, анда легендар Кәрим Хәкимов эшләде. Монда аны искә алалар, һәм бүген форумда башкорт халкының бөек улы исеме бер генә тапкыр яңгырамады. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән Согуд Гарәбстаны Корольлеге хакимиятенә, тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Вәлид Әл-Корейджи йөзендә, Бишбүләк районының Дүсән авылында Кәрим Хәкимовның йорт-музее фотосурәтен тапшырдым”, - дип язды социаль челтәрләрдә вице-премьер Азат Бадранов.

Кәрим Хәкимов - легендар шәхес, Совет Русиясенең гарәп илләрендәге беренче вәкаләтле вәкиле, ул яшь Совет Республикасы белән гарәп-фарсы дөньясы арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруга зур өлеш керткән. Башкортстан Башлыгы башкорт җиренең легендар улына һәйкәл кую эшен башлап җибәрде. Ул Уфада В.И. Ленин исемендәге паркта Совет һәм Тукай урамнары киселешендә урнашачак.

2019 елның көзендә "Русия - ислам дөньясы" утырышы кысаларында Уфада әлеге Русия ислам университеты - Хәкимов укыган элекке "Галия" мәдрәсәсе бинасында мемориаль такта куелды. Шулай ук Башкорт дәүләт университеты базасында Кәрим Хәкимов исемендәге Халык мөнәсәбәтләре һәм көнчыгышны өйрәнү институтын ачарга карар кылынды.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин