

“Кышын автомобиль белән идарә иткәндә бик сак булырга кирәк. Кискен хәрәкәтләрдән тыелырга, интервал һәм дистанция сакларга, тизлекне арттырмаска, һичшиксез, хәвефсезлек каешларын эләктерергә кирәк”, — дип хәбәр иттеләр республика Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтенннән.
ЮХХДИ хезмәткәрләре башкала урамнарында да, федераль һәм республика автоюлларында да көчәйтелгән режимда эшли.Хәвефле очракларда Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсенең дежур частена 235-84-02, 233-27-31 телефоннары буенча яисә Уфа буенча Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 237-84-80, 237-02-02 телефоннары буенча шалтыратырга.
Полиция нараядлары беренче чиратта машина йөртүчеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән.
Фото: "Башинформ" агентлыгы