

Благовещен, Дәүләкән, Хәйбулла, Чакмагыш, Кушнаренко, Туймазы районнарыннан һәм Уфа шәһәреннән 10 гаилә югары дәүләт бүләгенә лаек булды. Тантаналы чара Әниләр көненә багышланды.
Күпбалалы гаиләләр, шулай ук тәрбиягә бала алган һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр ата-аналар хезмәте өчен медаль белән бүләкләнде.
- Безнең республика - тирән мәдәни һәм гаилә традицияләре булган күпмилләтле төбәк. Биредә ярты миллионнан артык гаиләдә балалар тәрбияләнә. Республика җитәкчелеге, пандемия белән бәйле катлаулы чор булуга карамастан, әлеге юнәлештә мөмкин булганның барысын да эшләргә тырыша. Ел саен гаиләләргә һәм балаларга дәүләт ярдәменә һәм балачак инфраструктурасын ныгытуга 100 миллиард сум тирәсе акча юнәлтелә. Яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, заманча балалар шәһәрчекләре төзибез, паркларны төзекләндерәбез, өстәмә белем бирү учреждениеләрен үстерәбез, бала табуга ярдәм итү учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытабыз, - диде Премьер-министр.
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, күпбалалы гаиләләр республика җитәкчелегенең аерым игътибар үзәгендә тора. Республикада барлыгы 50 меңгә якын шундый гаилә яши. Алар мәгариф өлкәсендә, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә ташламалар, өстәмә пособиеләр ала, транспорт салымын түләүдән азат ителә. Башкортстанда халыкка социаль ярдәм чараларын камилләштерү буенча эш нәтиҗәсендә балалы гаиләләргә социаль ярдәм системасы булдырылды. Федераль законга өстәп, республикада 30дан артык төбәк ярдәме күрсәтелә.
Фото: bashinform.ru