Соңгы елларда вакытлы басмалар – гәзит-журналларның тиражы кискен кимү беркем өчен дә сер түгелдер, дип уйлыйм. Билгеле инде, тираж бәләкәй булгач, басманың акча кереме дә кими, реклама бирүчеләре дә чикләнә. Шуларның авыр нәтиҗәсе буларак, бүгенге көндә журналист халкының хезмәт хакы идән юучыныкыннан да тү-бәнрәк. Ышанмыйсыздыр, әлбәттә... Ләкин бу ачы чынбарлык. Мәсәлән, соңгы 4 елда Краснокама районының “Кама таңнары” гәзитендә хәбәрче булып эшләдем. Минем оклад 7200 сум иде. “Кама таңнары” гәзитенә өстәп, мине башкорт телендә нәшер ителүче “Курай” төбәкара гәзитенең Краснокама районы буенча үз хәбәрчесе итеп тәгаенләделәр. Районда эшләү чорында шимбә яки якшәмбе көнендә ял итү дигәнне белмәдем. Чөнки районда күп чаралар ял көннәрендә оештырыла. Аларда гәзит хәбәрчесенең катнашуы мотлак. Йөреп кайткач, тиз генә утырып язып куярга да кирәк.
Әмма күпме генә тырышып эшләсәм дә, айга 15 мең сумнан артык хезмәт хакы алганым булмады. Монысы журналистның керем ягы, ә чыгымнар ягына килгәндә, хезмәт хакының яртысы бензинга кереп китә иде, дисәм һич тә арттыру булмас.
Редакциянең җиңел автомобиле юкмени? Гәзит укучыларыбызда шундый сорау туачагы табигый. Бар, әлбәттә. Ләкин 4 ел эшләү дәверендә мин редакция машинасына утырып нибары 4-5 тапкыр командировкага чыгу бәхетенә ирештем. Аларның да икесендә мөхәрриребез Ирина Вәлиева үзе командировкага чыкканда җиңел автомобильнең арткы утыргычына утыртып алып барды. Ул үз эшләрен тәмамлаганчы, мин халык белән очрашып, гәзиткә мәкаләләр язу өчен мәгълүмат җыярга тиеш идем. Шунлыктан даими рәвештә шәхси автомобилемдә йөрергә туры килде. Чөнки редакция машинасына бер айга бүленгән бензин мөхәрриргә бер тапкыр Уфага барып кайтырга гына җитә иде.
— Машинада йөрергә теләсәгез, үз акчагызга бензин салдырыгыз! — Мөхәрриребез шулай дип берничә тапкыр кабатлаганнан соң, башкача машина сорап керергә кыюлыгым җитмәде. Шундый шартларда район гәзите редакциясендә эшләргә кем генә теләсен инде? Күпчелек тәҗрибәле журналистлар башка эшкә күчәргә мәҗбүр булды. Минем кордашлар пенсиягә чыгып “котылды”. Журналистларның бүгенге аяныч хәле турында аңларлык итеп яза алганмындыр, дип уйлыйм.
Матбугат басмасының тиражы кимүнең төп сәбәбе – аны алдырып укучыларның, китап теле белән әйтсәк, абунәчеләрнең, кимүендә. Аларның кимүенә гәзит-журналларга язылу бәяләренең күтәрелүе сәбәпче булды. Гәзит-журналлар тарату, аеруча авыл җирендә — зур чыгымнар таләп итүче эш. Электән “Русия почтасы”на чыгымнарны каплау өчен дәүләттән ел саен билгеле бер күләмдә дотация бирелә иде. Мәсәлән, мондый дотация соңгы тапкыр 2014 елда 5,5 миллиард сум күләмендә бирелгән. Ләкин илнең ерак бер төбәгендә урнашкан кечкенә бер авылында яшәүчегә гәзит яки журналны вакытында илтеп тапшыруның күпмегә төшүен Мәскәүдә утыручы түрәләр каян белсен инде! Алар “Русия почтасын” табышлы эшләүчеләр сафына бастырырга карар итте һәм дәүләт дотациясен түләүне туктатты.
Чыгымнарын каплау өчен почта гәзит-журналларга язылу хакларын күтәрергә мәҗбүр булды. Моңа җавап итеп халык яраткан басмаларыннан баш тартты. Электән һәр гаилә 5-6 төрле вакытлы матбугат басмасы алдырган булса, күпләр, нигездә, район гәзите белән чикләнә башлады. Тора-бара анысына язылучылар саны да бармак белән санарлык кына калды.
“Аптыраган үрдәк арты белән суга чума” дип халык бик урынлы әйткән. Ничарадан бичара хәленә төшкән почта хезмәткәрләре сумкаларына көндәлек куллану товарлары тутырып, халык арасына чыгып китәргә мәҗбүр булды. Һәм, әйтергә кирәк, бу җәһәттән матур гына күрсәткечләргә дә ирешә башладылар. Кызганычка каршы, халыкны гәзит-журналларга яздыру, аларны укучыларга үзвакытында илтеп җиткерү кебек мөһим мәсьәләләр икенче планга күчте.
Элек бәләкәй генә авылларда да гәзит-журналларны атнага 6 көн таратсалар, тора-бара көнаралаш, атнага ике яки бер тапкыр таратуга күчтеләр. Күп урыннарда почтальоннарны кыскарттылар. Өч авылга бер почтальон хәзер күп урыннарда гадәти күренешкә әверелде. Мәсәлән, Нефтекама һәм Агыйдел шәһәрләре белән Краснокама һәм Калтасы районнарын хезмәтләндерүче Нефтекама почтамтында 112 почтальон эшли. Алар халык яшәүче 154 торак пунктны хезмәтләндерә.
Бүгенге көндә почта эшчәнлеге күпкырлы. Гәзит-журналлар һәм хатлар таратудан тыш, ул посылкалар кабул итү һәм финанс бизнесы хезмәтләре – барлыгы 60тан артык төр хезмәт күрсәтә. Гәзит-журналларга язылудан кергән акча гомум финанс әйләнешенең 5 проценттан артыграгын гына тәшкил итә. Почтальонга гәзит-журналга яздырган хакның 4 проценты күләмендә хезмәт хакы түләнә.
“Кызыл таң” гәзите редакциясендә эшләгән вакытта Балтач районында эшләүче каләмдәшләр бер мәзәккә тиң вакыйга турында сөйләгән иде. Төпкелдәге авылның иң читтәге урамының иң аргы очында яшәүче бер әби ел саен “Кызыл таң” гәзитенә языла икән.
— Әби, гәзит укырга шулкадәр яратасыңмыни? – дип кызыксынганнар аңардан авылдашлары.
— Гәзитен кем белсен, миңа кышкы бураннарда хат ташучының атнага биш тапкыр килеп, сукмагымны яңартып торуы кыйммәт! – дип җаваплаган әбекәй.
Гәзит-журналларга язылу хаклары югары, дигән хата фикер халык арасында бүген дә киң таралган. Чынлыкта исә бүгенге язылу хаклары, элеккеләре белән чагыштырганда, һич тә югары түгел. Мәсәлән, мин үскәндә колхозчылар айга 12 сум пенсия ала иде. Шул ук вакытта район гәзитенә язылу хакы 3 сум 12 тиен, ягъни айлык пенсиянең дүрттән бер өлеше, ә республика гәзитләренә еллык язылу хакы 6 сум 80 тиен, ягъни пенсиянең яртысыннан да күбрәге иде. Шулай булуга карамастан, ялгыз карчыклар да “Кызыл таң”га язылырга тырыша иде. Ә район гәзитен һәр гаилә алдырды.
Бүген исә авыл җирендә яшәүчеләр дә кимендә 10 мең сум чамасы пенсия ала. Ә район гәзитенә ярты елга язылу хакы 1 мең сум тирәсе, ягъни пенсиянең 10 проценты чамасы. Монда мәсьәләнең икенче ягы да бар, минемчә. Безнең халык гәзит-журналларга язылган өчен кесәсеннән акча чыгарып түләргә күнекмәгән. Әйе, әйе! Чөнки гомер бакый гәзит-журналларга язылган өчен акчаны хезмәт хакыннан тотып калдылар.
— Бу айда бер тиен дә хезмәт хакы эләкмәде, чөнки подписка өчен тотып калганнар!
— Инәйнең колхоз идарәсеннән кайтып безгә шулай дип зарланганнары әле дә күз алдымда. Ә хезмәт хакыннан тотып калулары кесәңдәге акчаны чыгарып түләү түгел! Электән һәр хезмәт коллективында җәмәгать башлангычында матбугат таратучылар бар иде. Алар һәр кеше белән аерым (индивидуаль) эшләп, гәзит-журналларга яздыра иде. Кемнең нинди басмага язылуын ул белеп тора. Соңыннан исемлек бухгалтериягә тапшырыла һәм һәркемнең хезмәт хакыннан тиешле сумма тотып калына.
Җәмәгать башлангычында матбугат таратучылар партия оешмасы белән тыгыз бәйләнештә эшләде. Гәзит-журналларга язылуга КПСС райкомнары җитәкчелек итте. Чөнки партия В. И. Ленинның “Матбугат – күмәк пропагандист һәм күмәк агитатор гына түгел, ә күмәк оештыручы да ул!” дигән билгеле чакыруына таянып эш итте. Совет иленең икътисади тормыштагы һәм халык арасында тәрбия эшен оештырудагы уңышлары бүген дә бөтен дөньяны таң калдыра. Аларның зур күпчелеге нәкъ менә “күмәк оештыручы” ярдәмендә гамәлгә ашырылуы бәхәссез. Власть башында торучыларның матбугатка йөз белән борылуы бүгенге шартларда да үзен акларына иманым камил. Чөнки халыкта матбугат сүзенә ышаныч зур әле. Һәртөрле блогерлар, социаль челтәрләргә таяну үзен акламады, дип бүген авыз тутырып әйтергә нигез бар.
Коронавируска каршы вакциналау кампаниясенең ил буенча аксавы гына да моңа ачык дәлил. 1991 елның сентябрендә мине Тәтешле районының “Җи-тәкче” гәзитенә мөхәррир итеп расладылар. Ул вакытта гәзит татар һәм удмурт телләрендә атнага 3 тапкыр чыгарылып, гомум тиражы 3200 данә иде. Әйтергә кирәк, тирә-як район гәзитләре арасында бу иң түбән тираж иде. Шуңа, иң беренче чиратта, гәзитнең тиражын арттыру бурычын куйдык. Ул вакытта гәзит-журналларга язылуны оештыру белән “Союзпечать”нең район агентлыгы шөгыльләнә иде. Аның җитәкчесе Анфиса Гарифуллина белән киңәшләшеп почтальоннар арасында конкурс игълан иттек. Подписканы 1 дәнәгә арттырган почтальонга 5 сум премия билгеләдек. Яңа елга аяк баскач, барлык почтальоннарны район элемтә узелына чакырып, конкурска йомгак ясадык. Зур гына суммада премия алучылар булды.
— Ышанмаган идек, болай булгач, быел конкурска без дә кушылырбыз инде, — диючеләр дә булды. Мөхәррир вазыйфасында барлыгы 5 ел эшләдем. Почтальоннар арасында конкурсны ел саен дәвам иттек. Нәтиҗәдә, гәзитнең тиражын 5,5 мең данәгә җиткердек. Миннән соң мөхәррир булып Марат Зыятдинов эшләде. Ул чорда гәзитнең тиражы 6,2 мең данәгә җиткән иде. Бүген исә Тәтешле районы гәзите атнага ике тапкыр нәшер ителеп, татар телендәгесен – 1451, ә урыс телендәге гәзитне 839 гаилә алдыра. Гомум тираж – 2290 данә. Редакция хезмәткәрләре гәзитне укымлы итеп чыгару өчен бар тырышлыгын сала. Ләкин тираж елдан-ел кими.
Мәкаләмдә мин аның сәбәпләрен ачып бирергә тырышып карадым кебек. Гәзит-журналларның абруен күтәрү өчен, иң беренче чиратта, хакимият органнарының аларга йөз белән борылуы кирәк. Минемчә, хакимият башлыгы иртән эшкә килгәч, иң беренче чиратта, район гәзитенең яңа санын укып чыгарга һәм анда басылган мәкаләләрдән чыгып та эшен оештырырга тиеш. Шулай булганда гына без бүгенге көндә җәмгыятебездә чәчәк атучы бик күп җитешсезлекләрдән арыначакбыз. Әгәр хакимият матбугатка йөз белән борылса, ашыгыч рәвештә “Русия почтасы”ның эшчәнлеген яхшырту чараларын күрергә мәҗбүр булачак.
Рим ӘХМӘТОВ,
1991-96 елларда Тәтешле районының “Җитәкче” (“Азьлань”) гәзите мөхәррире, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, РФ һәм БР Журналистлар берлекләре әгъзасы, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.