+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 ноябрь 2021, 20:25

Киләсе елга 200 йорт ихатасы төзекләндереләчәк

Бу сан быелгыдан да күбрәк.

Киләсе елга 200 йорт ихатасы төзекләндереләчәк
Киләсе елга 200 йорт ихатасы төзекләндереләчәк

"Киләсе елда без 200 йортны төзекләндерә алачакбыз, бу быелга караганда 60ка күбрәк. Безнең бюджет “Башкорт ихаталары” программасы буенча финанслауны арттырырга ярдәм итә.

Проектларның сыйфаты сизелерлек яхшырды, шуңа күрә проектлау мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк. Балалар һәм спорт мәйданчыклары кызыклы, уңайлы булырга тиеш, һәм, иң мөһиме, проектларны һичшиксез халык белән килештерергә кирәк.

2022 елга республика шәһәрләрендә һәм авылларында яшәүчеләрдән ныклы һәм хәвефсез балалар һәм спорт-уен мәйданчыкларына, күп санда парковка урыннарына, өстәмә яктырту һәм видеокүзәтүгә сорау зур.

2021 елда без барыбыз бергә лаеклы эшләдек, 140 ихата территориясен төзекләндердек. 2019 һәм 2020 елларда 780 ишегалды территориясен төзекләндергән идек, аларның күбесе кызыклы һәм үзенчәлекле.

“Башкорт ихаталары” программасы ахырына кадәр, ә аны 2024 елда төгәлләргә планлаштырабыз, 2000 йорт ишегалларын төзекләндерүгә йөз тотабыз. Алар уңайлы, хәвефсез һәм заманча булсын өчен тырышачакбыз", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Белешмә: 2022 елда “Башкорт ихаталары” программасында Агыйдел, Баймак, Бәләбәй, Белорет, Бөре, Благовещен, Дәүләкән, Дүртөйле, Ишембай, Күмертау, Межгорье, Мәләвез, Нефтекама, Октябрьский, Салават, Сибай, Стәрлетамак, Туймазы, Учалы, Уфа, Яңавыл шәһәрләре, шулай ук Стәрлетамак, Чакмагыш, Миякә һәм Архангель районнары катнаша.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: