+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 ноябрь 2021, 20:33

Республика зур спорт чараларын кабул итәчәк

Күчмә утырышта республикада үтәчәк спорт чаралары турында да сүз барды.

Республика зур спорт чараларын кабул итәчәк
Республика зур спорт чараларын кабул итәчәк

Дәүләт думасы комитетының күчмә утырышында комитет әгъзалары, шулай ук Русия спорт министры Олег Матыцин, Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров катнаштылар.

Утырыш барышында Башкортстан Республикасы территориясендә физик культура һәм спортны үстерү буенча мөһим мәсьәләләр күтәрелде: зур спорт ярышлары үткәрү, төбәк программаларын, шул исәптән авыл территорияләрендә спортны гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен, дәүләт-хосусый партнерлык механизмнарын кертү һәм башкалар.

Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Дмитрий Свищев үзенең чыгышын Башкортстан Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре белән башлады:

- Бүген безнең очрашу уникаль, күпмилләтле һәм чыннан да спорт төбәгендә уза. Кичә спорт объектларына, спорт мәктәпләренә һәм клубларына бардык, спорт җәмәгатьчелеге белән очрашулар узды. Комитет әгъзаларының һәркайсы кызыклы төбәк практикалары белән танышу гына түгел, үз тәҗрибәсе белән дә уртаклаша алды. Минемчә, бу - әлеге эшне дәвам итәргә кирәк булган төбәкләр белән комитетның нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен бик яхшы үрнәк.

Үз чиратында, Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров Башкортостан илнең алдынгы спорт төбәкләренең берсе булуын билгеләде:

- Бездә 120 спорт төре үсеш ала, шул исәптән 31 база спорты, 94 аккредитацияләнгән төбәк федерациясе бар. Республикада 12 меңнән артык спорт корылмасы эшли, аларның саны буенча Башкортстан, Мәскәүдән кала, икенче урында тора. Без спорт инфраструктурасы төзелешен актив хуплыйбыз. 2022 ел башында эре объектлар төзи башлыйбыз. Бу Ишкәкле слалом өчен көрәш үзәге һәм корылмалар комплексы, фехтование үзәген проектлауга керешәбез. 2021 елның 10 аенда системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче кешеләр саны буенча план күрсәткече 51,1 процент тәшкил итте, ел планын арттырып үтәүгә өметләнәбез. Заманча инфраструктурага һәм чараларны оештыруда бай тәҗрибәгә ия булган Башкортстан Республикасы ел саен бөтенрусия һәм халыкара ярышлар уздыру үзәгенә әверелә.

Үз чиратында Русия спорт министры Олег Матыцин болай диде:

- Без Башкортстан Республикасында күп вакыт уздырмадык, әмма спортка салынган инвестицияләрнең бөтен масштабы инде күренә, республика Хөкүмәте һәм Башлыгының, шулай ук бөтен спорт җәмәгатьчелегенең аңлавы һәм хуплавы күренә. Бу уңай һәм конструктив тәҗрибәнең булуын күрсәтә - нәтиҗәләр бөтенрусия ярышлары, эре халыкара турнирлар үткәрү, инфраструктура булдыру күзлегеннән тәэсир итә. Мин тулысынча ышанам, тыгыз хезмәттәшлек һәм хәзер күрсәтелгән темп безгә билгеләнгән планнарны гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәк. Монда комплекслы хезмәттәшлек турында сүз бара - уңайлы закон чыгару платформасын, норматив-хокукый базаны, башкарма хакимиятнең федераль дәрәҗәдә дә, төбәк дәрәҗәсендә дә катгый гамәлләрен булдыру. Бүген без шулай ук спорт гимнастикасы өчен комплекс һәм көрәш сарае төзелешенең төгәлләнүен күрдек.

Күчмә киңәшмә барышында 2022 елда волейбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек мәсьәләсе каралды.

Әлеге ярышлар Русиядә беренче тапкыр 70 елдан соң узачак. Бу хакта киңәшмә барышында 2022 елда волейбол ярышлары оештыру комитеты генеральный директоры Роман Станиславов хәбәр итте.

Уфа шундый зур спорт вакыйгасының бер өлеше булачак һәм дөнья чемпионатының берничә уенын кабул итәчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: