

Коронавирус инфекциясе белән көрәш буенча республика штабы авыруларның статистикасын яңартты. Соңгы тәүлек эчендә 669 пациент СОVID-19га уңай диагноз алды. Шул рәвешле, төбәктә авыручыларның гомум саны 104 369га җиткән.
Хәзерге вакытта үлгәннәр исемлегендә - 3 454 кеше. Соңгы тәүлек эчендә 36 кеше вафат булды.
Башкортстанда халыкны вакциналау дәвам итә. Вакцинаның беренче компонентын - 1 959 153 кеше, икенчесен 1 697 573 кеше алган.
Вирус таралуы дәвам итә. Якыннарыгызга һәм үзегезгә игътибарлы булыгыз!
Фото: culture.ru