+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 ноябрь 2021, 06:50

Кышның беренче көнендә яңгыр явачак

Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Кышның беренче көнендә яңгыр явачакКышның беренче көнендә яңгыр явачак
Кышның беренче көнендә яңгыр явачак
“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, бүген, 28 ноябрьдә, алмашынучан-болытлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә. Көндез республиканың төньяк-көнбатыш районнарында бераз кар явачак. Юлларда бозлавык булачак. Җил көньяктан секундына 4-9 метр, урыны белән 14 метрга кадәр исәчәк.
Һава температурасы көндез -2,-7 градус.

29 ноябрьдә төбәктә урыны белән җепшек кар явачак. Юлларда бозлавык булуы көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исәчәк.
Һава температурасы төнлә -3, -8 градус, көньяк-көнчыгыш районнарда 13 градуска кадәр суыта. Көндез -0,-5 градус торачак.

Сишәмбе, 30 ноябрьдә, төнлә урыны белән җепшек кар явачак, көндез кайбер районнарда карлы яңгыр явуы көтелә. Республиканың көньяк-көнчыгышында явым-төшемсез. Төнлә җепшек кар явачак, алар электр чымнарына һәм агач ботакларына ябышачак, юлларда бозлавык булачак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын, урыны белән көчле исүе көтелә.

Һава температурасы төнлә -1, -6 градус, көньяк-көнчыгышта 8-13 градус салкын. Көндез +2,-3 градуска кадәр күтәрелә.

Кышның беренче көнендә һава температурасы 2 градуска кадәр җылыта һәм кыска вакытлы яңгырлар явуы көтелә, дип фаразлый синоптиклар.

Фото: don24.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас