

Беренче объект "Балакатай" эчә торган су җитештерү предприятиесе булды. Проект 2011 елның гыйнварында гамәлгә ашырыла башлаган. Инвестицияләр күләме 15 миллион сум тәшкил иткән. Җитештерелә торган продукция Башкортстанның төньяк-көнчыгыш районнарында, Уфада, Чиләбе өлкәсендә һәм Татарстанда сатыла.
- Урындагы җитештерүчеләргә ярдәм итәргә кирәк. Шуңа күрә предприятиегә газ үткәрүдә ярдәм итәрбез, һәм сәнәгать үсеше фонды аша җитештерүне киңәйтүгә чыгымнарны субсидиялибез, - диде Андрей Назаров.
Аннары Андрей Назаров 1998 елда ук Яңа Балакатай авылында гамәлгә кертелгән Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең спорт залын карады. Бүгенге көндә биредә 6 яшьтән 18 яшькә кадәр 570тән артык бала спортның тугыз төре буенча шөгыльләнә.
Андрей Назаров Хөкүмәт әгъзалары белән спорт мәктәбенең барлык биналарын карады. Ул тренировкаларның мондый шартларын һич тә уңайлы дип атарга ярамавы белән килеште. Премьер-министр киләсе елда биредә яңа спорт комплексы төзергә, ә инде 2024 елга күптән урындагы халык сораган бассейнны файдалануга тапшырырга кушты.
Андрей Назаров үзәк район дәвханәсендә поликлиниканы ремонтлау темпларын тикшерде. Андрей Назаров бәяләвенчә, биредә төзүчеләргә тагын ай ярым чамасы эшләргә туры киләчәк. Вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сүзләренчә, поликлиникага, капиталь ремонттан тыш, яңа җиһазлар кирәк.
Андрей Назаров Соколка авылы янында урнашкан буаны карады. Ул "ГТС эксплуатацияләү идарәсе" балансында тора. 2020 елда әлеге объектны реконструкцияләү тәмамланган. Подрядчы булып Первоуральск шәһәренең «Астрогрупп» җәмгыяте чыгыш ясаган.
Фото: pravitelstvorb.ru