+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 декабрь 2021, 22:00

Дүртөйле - Нефтекама юлы ремонтланды

Башкортстан халкы Дүртөйле - Нефтекама юлын ремонтлауны сорап социаль челтәрләрдә еш язды.

Дүртөйле - Нефтекама юлы ремонтланды
Дүртөйле - Нефтекама юлы ремонтланды

“Краснокама районының Арлан авылыннан Краснокама РЭСы подстанциясенә кадәр юлны ремонтлау кайчанга планлаштырылган? Юл куркыныч, аварияләр даими теркәлә. Башка участокларда да борчылулы хәл".
Шушы һәм башка хәбәрләрне Башкортстанның Республикага идарә итү үзәге мәгълүмат системалары теркәгән. Юл хуҗалыгы идарәсеннән коллегалар белән бу авыр мәсьәләне бер-бер артлы эшләдек. Былтыр ук Дүртөйле һәм Нефтекама арасындагы юлның аерым участокларының биләмәләр заказына, шул исәптән урында яшәүчеләр мөрәҗәгатьләре нигезендә кертелүе ачыкланды. Ремонт эшләрен 2021 ел азагына тәмамлау планлаштырылган.
Нәтиҗәдә, безнең мөрәҗәгатьләр ярдәмендә 2021 елның 24 ноябренә Дүртөйле – Арлан юлының Краснокама районының Арлан авылыннан Краснокама РЭСы подстанциясенә кадәр өлешендә эшләр тәмамланды.

Башкортстанның юл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләренә оперативлык өчен рәхмәт. Эшне графикка ярашлы башкардылар, вакытны сузмадылар.
Хәзер – киләсе этап. Дүртөйле белән Нефтекама арасындагы авыр участокларны яхшыртырга кирәк.

Дүртөйле – Нефтекама юлының яңа участогы шушылай күренә", - дип яздылар Республикага идарә итү үзәге хезмәткәрләре.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: