+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 декабрь 2021, 22:40

Гомумрусия халык фронты төбәк штабының конференциясе узды

Уфада Башкортстан Республикасында Гомумрусия халык фронты төбәк штабы конференциясе узды.

Гомумрусия халык фронты төбәк штабының конференциясе узды
Гомумрусия халык фронты төбәк штабының конференциясе узды

Башкортстанда халык фронты экспертлары республика җитәкчелеге исеменә төбәк халкының тормыш сыйфатын күтәрү буенча тәкъдимнәр юллады һәм төбәк штабы рәистәшләренең составы яңартылды.
Уфада отчет-сайлау конференциясенең төп нәтиҗәләре шундый.
"Башкортстан халкының безнең исемгә һәм Русия Президенты, Халык фронты лидеры Владимир Путин белән туры элемтәгә мониторинг, сораштыру, рейдлар һәм мөрәҗәгатьләр нәтиҗәләре буенча, аларның 13е формалаштырылды.
Җәмәгатьчеләрнең башлангычлары мәктәп туклануын оештыруга, Уфада студентлар поликлиникасы функцияләренә, торак пунктларны эчәргә яраклы су белән тәэмин итүгә, торак-коммуналь хуҗалык проблемаларына, авария хәлендәге торактан күченүчеләрнең йортларын газлаштыру, балалар өчен уен мәйданчыклары, ятимнәр өчен торак һәм башка мәсьәләләргә кагыла. Бу тәкъдимнәр Башкортстан Республикасы Башлыгына җибәрелде", - дип сөйләде Гомумрусия халык фронтының төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Виталий Брыкин.
Халык фронты экспертлары әзерләгән тәкъдимнәрнең зур блогы Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан Кызыл Армия сугышчылары һәм тылда җиңү яулаган якташларыбыз истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлтелгән.
Гомумрусия халык фронты вәкилләре экология темасын да читләтеп узмады, каты коммуналь калдыкларны аерым җыюның оптималь механизмнарын эшләү өчен муниципаль берәмлекләрне билгеләргә тәкъдим итте. Эксперимент нәтиҗәләре буенча Башкортстан территориясендә РСО оештыру концепциясе эшләнәчәк.
«Фронтовиклар» ата-аналар берләшмәсе соравы буенча «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында музыка мәктәпләрендә уку өчен сертификат белән түләү мөмкинлеге турындагы башлангычны керттеләр. Кызганычка каршы, бүгенге көндә балалар музыка мәктәпләре түләү өчен мөмкин булган оешмалар исемлегеннән төшеп калган.
«Конференция барышында Гомумрусия халык фронты төбәк штабы рәистәшләренең составы яңартылды. Шамил Вәлиевтан тыш, рәистәшләр - Башкорт дәүләт университетының хокук институты директоры Руслан Зәйнуллин һәм Башкортстан Республикасында «Экология» тематик мәйданчыгы модераторы Морат Шәфыйков. Шулай итеп, төбәк штабы тагын бер югары квалификацияле юрист белән көчәйде. Ә Морат Римович - экология өлкәсендә әйдәп баручы экспертларның берсе, ул үзен иҗтимагый эштә яхшы яктан күрсәткән. Надежда Крылова һәм Денис Мусин үз эшчәнлеген Гомумрусия халык фронтының төбәк штабы составында дәвам итәчәк, аларның тәҗрибәсе һәм белемнәре безнең уртак эшебездә кирәк», - дип билгеләп үтте Брыкин.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: