-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 декабрь 2021, 15:27

Барлык 63 муниципаль берәмлек тә гомум системага берләшә

Башкортстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасын ( ГИСОГД БР) төзү эше дәвам итә.

- Бүгенге көндә ГИСОГД системасына Башкортстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләре дә тоташтырылган, - дип хәбәр итте республиканың төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Егор Родин. - Системага җир кишәрлекләренең шәһәр төзелеше планнары, объектларны төзүгә һәм файдалануга тапшыруга рөхсәтләр әзерләү һәм бирү, индивидуаль торак төзелеше өлкәсендә хәбәрнамәләр бирү хезмәтләре күчерелде. 45 муниципалитетның системада һәркем файдалана ала торган хезмәтләре тулы күләмдә эшли, - дип ассызыклады ведомство җитәкчесе.

Хәзерге вакытта республика Шәһәр төзү узәге Башкортстан Республикасы муниципаль беремлеклере өчен мәгълуматлар базасын тулыландыру буенча план режимында эш алып бара.

Шуны да искәртик: Башкортстан Республикасының шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт мәгълүмат системасын булдыру буенча эш 2019 елдан бирле алып барыла.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: