

Төбәктә бүген гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча ике республика программасы эшли: 2015-21 елларга һәм 2019-23 елларга кадәргеләр. Шулай ук Уфада гражданнарны Уфа шәһәре округы Советының 2021 елның 30 июнендәге 83/8е санлы карары кысаларында күчерәчәкләр.
2015-21 елларга республика программасы буенча авария хәлендәге 187 торак йорт, 54,11 мең квадрат метр мәйданга 4,02 мең граждан күчерелә. 2015/21 еллар программасын финанслауның гомум күләме 2,5 миллиард сум тәшкил итә. Бүгенге көнгә 50,7 мең квадрат метр мәйданлы 1350 торак бинадан 3,7 мең граждан тулысынча күчерелгән.
Уфа шәһәр Советы карары кысаларында билгеләнгән тәртиптә 31,2 мең квадрат метр мәйданлы авария хәлендә дип танылган күпфатирлы 71 йорттан 2 531 гражданны күчерү планлаштырыла. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә 13893,23 квадрат метр мәйданлы 398 бинада яшәүче 1069 граждан күчерелгән.
2019-23 елларга авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча республика адреслы программасы дүрт этапта гамәлгә ашырыла. 38,4 мең квадрат метр мәйданлы торак урыннан 2,8 мең гражданны урнаштыру планлаштырыла. 19 муниципалитетта халык күпфатирлы авария хәлендәге 134 йорттан күчерелә. Программаның бәясе - 1 миллиард 821 миллион сум.
Быел программаның икенче этабын гамәлгә ашыру тәмамлана. Моңа 238,4 миллион сум юнәлтү каралган. 6 муниципалитет территориясендә урнашкан 6,9 мең квадрат метр мәйданлы 178 торак бинадан 474 граждан күчереләчәк.
Фото: building.bashkortostan.ru