+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 декабрь 2021, 21:47

Безгә хәвефсез транспорт кирәк!

Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, ЮХХДИ идарәсе, Уфа хакимиятенең транспорт һәм элемтә бүлеге вәкилләре, Транспорт өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Көнбатыш Урал төбәк идарәсе ел башыннан транспорт объектларында 300дән артык тикшерү үткәрде.

Безгә хәвефсез транспорт кирәк!
Безгә хәвефсез транспорт кирәк!

Башкортстанда бу атнада Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе башлангычы белән "Автобус" операциясе үткәрелә. ЮХХДИ хезмәткәрләре җәмәгать транспортының техник торышын гына түгел, автобусларның тахограф белән җиһазландырылуын, путевка булуын һәм машина йөртүчеләрнең билгеләнгән эш һәм ял итү режимын үтәвен тикшерә.

Үткән рейдлар барышында 22 ноябрьдән 26 ноябрьгә кадәр якынча 180 автобусны тикшергәннәр, алар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен 70 тапкыр бозу очрагы ачыкланган. Юридик берәмлекләргә карата - 20, физик берәмлекләргә 6 административ материал төзелгән. Ел башыннан ЮХХДИ техник яктан төзек булмаган 90нан артык автобусны штраф тукталышына җибәргән.

Эчке эшләр министрлыгының юл инспекциясе мәгълүматларына караганда, шушы елның 10 аенда Уфа юлларында пассажир транспорты йөртүчеләр гаебе белән 52 авария булган. Мондый вакыйгалар саны 4 процентка арткан, аларда 84 кеше җәрәхәтләнгән.

Пассажирларның хәвефсезлеге һәм иминлеге транспортның техник торышына турыдан-туры бәйле, шуңа күрә җәмәгать транспортында тикшерүләр дәвам итәчәк.

Шул ук вакытта, Башкортстан Республикасы Башлыгының коронавирус инфекциясе таралуына юл куймауга бәйле кабул ителгән режим турындагы указын үтәүне контрольдә тотуга аерым игътибар бирелә.

Төбәкнең Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы пассажирларның сәламәтлеген санга сукмаган һәм кешеләргә шәхси хәвефсезлек җайланмаларыннан башка транспортка керергә рөхсәт биргән ташучыларны җаваплылыкка тарттыра.

Исегезгә төшерәбез, битлек режимын бозучылар машина йөртүче яисә пассажир булса - 1 меңнән 3 мең сумга кадәр, аерым эшкуарлар өчен 30дан 50 мең сумга кадәр, юридик берәмлекләр өчен 100дән 300 мең сумга кадәр штраф каралган.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: