+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 декабрь 2021, 15:20

"Абзаково" ил буенча 4нче урында!

Туристлык порталы Яңа 2022 елга ял итү өчен Русиянең иң яхшы тау чаңгысы курортлары рейтингын тәкъдим итте.

"Абзаково" ил буенча 4нче урында!
"Абзаково" ил буенча 4нче урында!

Рейтинг ТурСтат порталына кергән илле меңнән артык кеше арасында сораштыру нәтиҗәләре буенча 2021 елның ноябрендә төзелгән. Башкортстан Республикасының Белорет районында урнашкан «Абзаково» тау чаңгысы үзәге дүртенче урында урнашкан.

- Башкортстан территориясендәге Урал таулары инде күп еллар Русиянең күп кенә төбәкләреннән тау чаңгысы спорты сөючеләрне үзенә тартып тора. Һәм бу аңлашыла да – биредә берьюлы берничә тауның шәп кышкы спорт үзәге бар, аларның берсе – Абзаково, – дип шәрехли Башкортстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Ринат Фаткуллин.

Шулай ук Ринат Фаткуллин билгеләп үткәнчә, ТурСтат мәгълүматлары буенча, Русиядә 4 миллионнан артык кеше 300 тирәсе Русия тау чаңгысы курортларында һәм комплексларында тау чаңгылары һәм сноубордта йөри. Туристларның даими агымы аркасында, урыннарда инфраструктура үсә, товарлар һәм хезмәтләр сатуның яңа нокталары барлыкка килә. Бу факторларның барысы да төбәк икътисадына йогынты ясый һәм хезмәттәшлеккә кече һәм урта бизнесны җәлеп итә.

Яңа 2022 елга ял итү өчен Русиянең иң яхшы 10 курорты арасында Сочи тауларында «Роза Хутор» һәм Кабарда-Балкарда «Эльбрус» курортлары бар, өченче урында Алтай краенда «Белокуриха» тора, дүртенче урында «Абзаково», бишенче урында Кемерово өлкәсендә «Шерегеш» урнашкан.

Беренче унлыкка шулай ук Карачай-Черкесиядә - «Домбай», Чиләбе өлкәсендә - «Солнечная Долина», Ленинград өлкәсендә - «Игора», Мәскәү өлкәсендә - «Сорочаны», Сахалинда - «Тау һавасы», Мурманск өлкәсендә «Большой Вудъявр» һәм Свердловск өлкәсендә «Белая Гора» кергән.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: