-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 декабрь 2021, 19:05

Радий Хәбиров Уфаның 450 еллыгына әзерлек буенча киңәшмә үткәрде

3 декабрьдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча эшлекле киңәшмә уздырды, ул 2024 елда билгеләп үтеләчәк. Катнашучылар төбәк башкаласында гамәлгә кертү планлаштырыла торган төп корылмаларны һәм объектларны финанслау, проектлау һәм төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Радий Хәбиров Уфаның 450 еллыгына әзерлек буенча киңәшмә үткәрде
Радий Хәбиров Уфаның 450 еллыгына әзерлек буенча киңәшмә үткәрде

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Уфаның Киров районында Евразия китапханәсе концепциясе, шулай ук шәһәрнең Октябрь районында төзеләчәк Көрәш үзәге турында сөйләде.

Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, китапханә Көнбатыш һәм Көнчыгыш илләре тарихын һәм мәдәниятен өйрәнергә мөмкинлек бирә торган Евразия төбәгенең иң яхшы мәгариф үзәге булачак, диде.

Радий Хәбиров төрле тематикалы басмаларны һәм уникаль кулъязмаларны үз эченә алырга тиешле масштаблы китап фондын формалаштыруны башларга кушты.

Киңәшмәдә вице-премьер Рәиф Абдрәхимов Республика сугыш ветераннары госпитален һәм математик лицей-интернатны төзүгә әзерлекнең арадаш нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

“Уфа шәһәрчегее - II” объекты территориясендә башкаланың юбилеена яңа музей учреждениесе - археологик материалларның махсуслаштырылган саклагычы барлыкка киләчәк. Республика мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе башлыгы Олег Полстовалов билгеләп үткәнчә, проектны Башкортстанның фәнни бергәлеге хуплаган. Киңәшмәдә саклагычның база концепциясен расланды.

Киңәшмәдә Октябрь революциясе урамын реконструкцияләү һәм Ленин, Пушкин һәм Коммунистик урамнарын төзекләндерү проектларын карадылар.

- Уфаның 450 еллыгына башкаланы үзгәртү планнарыбыз зур, ә юбилейга кадәрге вакыт азая бара, - дип йомгаклады Радий Хәбиров. - Шуңа күрә Оештыру комитетыны киләчәкте утырына үз участогы өчен җаваплы һәр кеше бөтен объектлар буенча төгәл юл картасын тәкъдим итәчәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: