+9 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 декабрь 2021, 20:00

Уфа урамнарын кардан чистартуда 234 махсус техника катнаша

Уфа шәһәре хезмәтләре әзерлек режимында һәм һава шартларының үзгәрешләренә оператив җавап бирә. 3 декабрь көндез шәһәр урамнарын кардан чистартуда 234 махсус техника һәм 595 юл эшчесе җәлеп ителгән.

Уфа урамнарын кардан чистартуда 234 махсус техника катнаша
Уфа урамнарын кардан чистартуда 234 махсус техника катнаша

Хәзерге вакытта шәһәрнең үзәк урамнарын, җәмәгать транспорты тукталышларын, тротуарларны, күперләрне һәм юлүткәргечләрне чистарту эшләре бара. Кар җыю техникасы шулай ук шәһәрнең ерак территорияләрендә дә эшли. Бик күп кешеләрне һәм техниканы җәлеп итеп, ишегалларында кар чистарту актив алып барыла.

Шәһәр хезмәтләре автоһәвәскәрләрне юлларда игътибарлы булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм тизлек режимын сакларга, шулай ук юлларда үз автомобильләрен калдырмаска чакыра, чөнки бу карны сыйфатлы җыештырырга комачаулый.

Фото: ufacity.info

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: