3 декабрьдә чираттагы рейд чаралары узды. Соңгы ике көндә генә ике автобус төзек булмаган техник торышы аркасында штрафстоянкага җибәрелгән.
- Халыкның куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү һәм җәмәгать транспортында пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны уңайлырак итү - әлеге хезмәтләр һәм ведомстволарның көчен арттыру белән хәл ителергә тиешле гомуми бурыч, - ди Башкортстаның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Александр Клебанов.
Тикшерүчеләр төп игътибарны транспортның техник торышына, аны Дәүләт автоинспекциясе белән килештермичә конструкциягә кертелгән үзгәрешләр белән эксплуатациягә, шулай ук машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәтендә катнашу өчен кирәкле документлары булу-булмауга юнәлтә.
Ел башыннан берлектә 160 рейд үткәрелгән, ачыкланган хокук бозулар турында 200гә якын административ протокол төзелгән, шул исәптән 80 протокол судка тапшырылган, 50 протокол буенча мировой һәм район судлары тарафыннан кисәтүләр чыгарылды һәм штрафлар билгеләнгән.
Фото: "Башинформ"