+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 декабрь 2021, 14:50

“Иң мөһиме — кешеләр белән бергә булу”

Коронавируска каршы көрәшнең катлаулы чорында “Бердәм Русия" партиясе мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү өчен беренче булып реаль чаралар күрде. «Бердәм Русия»нең Башкортстан төбәк бүлеге секретаре, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров 4 декабрьдә Мәскәүдә узачак партия съездының өченче этабы башланыр алдыннан әнә шулай дип билгеләп үтте.

“Иң мөһиме — кешеләр белән бергә булу”
“Иң мөһиме — кешеләр белән бергә булу”

Коронавируска каршы көрәшнең катлаулы чорында “Бердәм Русия" партиясе мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү өчен беренче булып реаль чаралар күрде. «Бердәм Русия»нең Башкортстан төбәк бүлеге секретаре, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров 4 декабрьдә Мәскәүдә узачак партия съездының өченче этабы башланыр алдыннан әнә шулай дип билгеләп үтте.

«Безнең партия әгъзалары арасында авыл Советы депутатлары күп, һәм бу кешеләр хәзер өлкәннәргә ярдәм итәләр, азык-төлек ташыйлар, башка ярдәм күрсәтәләр. Партия алып бара торган барлык проектлар да, һичшиксез, мөһим, әмма иң мөһиме—кешеләр белән янәшә булу. Һәм бу бурычны партия, минемчә, бик лаеклы башкара», - диде Радий Хәбиров. Ул, «Бердәм Русия» нең 20 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, партия һәрвакыт ил һәм кешеләр өчен күп эш башкарганын һәм бу эшне дәвам итәчәген ассызыклады.
«Бу 20 ел - ул җитди, хәтта илебезнең драматик үсеше чоры. Һәм нәкъ менә безнең партия илебезнең сәяси каркасын тоткан, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны тәэмин иткән көч булды. Һәм иң мөһиме — безнең милли лидерыбыз, Русия Президенты башлангычларын хуплады. Һәм, мөгаен, бу иң төп бурычларның берсе, һәм ул алга таба да безнең алда торачак», - дип билгеләп үтте «Бердәм Русия»нең төбәк бүлеге секретаре. Ул искә төшергәнчә, безнең ил катлаулы юл узды, аның барышында партия бик катлаулы карарлар кабул итте.
“Әмма без боларның барысын да илебез мәнфәгатьләрендә, безнең кешеләр мәнфәгатьләрендә эшләдек", - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Исегезгә төшерәбез, Мәскәүдә бүген «Бердәм Русия» съездының йомгаклау этабы узачак. Анда партиянең биш елдагы эше турында отчет тәкъдим ителәчәк, делегатлар 2021 елгы сайлау кампаниясенә йомгак ясаячаклар, «Бердәм Русия» халык программасын тормышка ашыру буенча алдагы эш планнарын раслаячаклар.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: