-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 декабрь 2021, 20:03

Чигенерсеңме, ковид?

Соңгы тәүлектә янә 38 кеше вафат булды.

Чигенерсеңме, ковид?
Чигенерсеңме, ковид?

Узган тәүлектә Башкортстанда COVID-19 авуруыннан 38 пациент үлде, инфекция корбаннарының гомум саны 3728гә җитте, дип хәбәр итә авыру белән көрәш буенча федераль оператив штаб. Моңа кадәр 36 үлем очрагы теркәлгән иде, соңгы җиде көндә 240 кеше вафат булган.

Төбәктә коронавирус 641 кешедә расланды, пандемия башыннан барлыгы 109 650 кеше әлеге авыруны йоктырган. 98 570 пациент авыруын җиңә алган, узган тәүлектә 654 кеше сәламәтләнгән.
Шул ук вакытта төбәктә вакциналау да актив бара. Беренче компонент белән 2 029 400 кеше вакциналанган.
Прививканы тулысынча төгәлләүчеләр саны - 1 794 301 кеше.
Тәүлек эчендә 9 534 кеше вакцина алган.

Фото: variant33.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: