+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 декабрь 2021, 23:05

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Белоруссиядә эш сәфәрендә

6 декабрьдә республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкләгән Башкортстан делегациясе эш сәфәре белән Белоруссиягә килде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Белоруссиядә эш сәфәрендә
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Белоруссиядә эш сәфәрендә

Эшлекле сәфәрнең максаты - Башкортстан белән Белоруссия власть органнары һәм бизнесы арасында нефть химиясе, машина төзелеше, станоклар төзү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү, үзара товар әйләнешен арттыру, предприятиеләр арасында сәнәгать кооперациясен киңәйтү, күргәзмә-ярминкә чараларында үзара катнашу, төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту.

Яклар Башкортстанга Белоруссиядә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасын, шулай ук Беларусь Республикасында җитештерелгән продукция белән тәэмин итү мөмкинлекләре турында фикер алышуны планлаштыра.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко, ил Премьер-министры Роман Головченко һәм Русия Федерациясенең Белоруссиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Евгений Лукьянов белән очрашачак.

Сәфәр кысаларында Башкортстан һәм Белоруссиянең хезмәттәшлеге буенча эшлекле төркем утырышы, төбәкнең инвестицион һәм икътисади потенциалын тәкъдир итү, Башкортстанның Белоруссиядәге конгресс-бюросы вәкиллеген ачу булачак. Делегация әгъзалары шулай ук Беларусьның эре предприятиеләрендә булачак.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: