+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 декабрь 2021, 08:55

1 гыйнвардан МРОТ арта

Русия Президенты Владимир Путин минималь хезмәт хакын 13 890 сумга кадәр арттыру турындагы законга кул куйды. Димәк, пособиеләр, түләүләр дә артачак. 

1 гыйнвардан МРОТ арта
1 гыйнвардан МРОТ арта
 
 
Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

Ул 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Элегрәк минималь хезмәт хакын 13617 сумга кадәр арттыру турында хәбәр ителгән иде, депутатлар закон проектын беренче укылышта хуплады. Владимир Путин хезмәт хакын 13 890 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Депутатлар һәм сенаторлар 2022-24 елларга федераль бюджетта төзәтмәләр кабул итте һәм карады.

Путин билгеләп үткәнчә, хезмәт хакын арттыру "күп кенә социаль пособиеләр үсешенә йогынты ясаячак, шул исәптән балалы гаиләләргә түләүләр һәм пенсияләргә өстәмә түләүләр, икътисад тармакларында хезмәт хакын билгеләү өчен юнәлеш булачак".

Быел минималь хезмәт хакы күләме 12 792 сум тәшкил итә.

Фото: пресс-служба Президента России

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: