+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 декабрь 2021, 14:35

Башкортстан делегациясе - Белоруссиядә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкләгән республика делегациясе рәсми эш сәфәре белән Белоруссиягә килде.

Башкортстан делегациясе - Белоруссиядә
Башкортстан делегациясе - Белоруссиядә

“Без 40ка якын предприятие җитәкчеләрен алып килдек. Беларусь Республикасы белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлегебез шактый тыгыз. Бу ил икътисады безгә Башкортстан икътисады кебек үк кызыклы. Машина төзелеше, авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә безнең озак һәм нәтиҗәле мөнәсәбәтләр бар.

Безне күп нәрсә бәйли. Үзара мөнәсәбәтләр бик җылы, яхшы. Башкортстанда белоруссларның зур диаспорасы яши, алар үз мәдәниятен нык саклый. Шулай булгач, без сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләребезне үстерергә һәм көчәйтергә, мәдәни тәҗрибә алмашырга килдек.

Моннан тыш, Башкортстан белән Беларусьнең уртак тарихы, уртак тамырлары бар. Нәкъ менә биредә, шушы җирдә, Русия Наполеон явыннан котылган вакытта ук, Башкортстаннан бик күп сугышчы һәлак булган. Биредә безнең сугышчылар һәлак булды һәм Бөек Ватан сугышы вакытында да Беларусь беренче булып фашистларның һөҗүмен кабул итте. Һәм монда куркыныч вакытлар турында хәтер бик көчле.

Эшебезне Минскида Җиңү монументына чәчәкләр салудан башладык. Геройларга якты истәлек! Ә безнең барыбызга да тыныч күк йөзе”, - дип яза Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Вконтакте”да.

Фото: “Вконтакте”

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: