+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 декабрь 2021, 12:30

Беренче эш — вакциналану!

18 декабрьдән коронавирустан прививка ясатмаган хезмәткәрләр эштән читләштереләчәк.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә иң элек алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итүдәге уңышларны билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, республикада бу эш бик яхшы бара. Әйтик, быел алданган өлешчеләр саны 7 меңнән 3,9 меңгә кадәр кимегән. Ел дәвамында 22 бәхәсле объект буенча мәсьәлә хәл ителгән. “Президентның бу проблеманы 2024 елга тәмамларга дигән йөкләмәсе бар. Әгәр без мондый темплар белән барсак, бар да яхшы булыр дип уйлыйм, эшегез өчен рәхмәт”, – дигән нәтиҗә ясады республика җитәкчесе.

“Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе башлыгы Анна Казак Башкорстанда грипп һәм ОРВИ белән авыруга бәйле хәл турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада хәл-шартлар ярыйсы ук җитди тора.

“Бездә гомум эпидемия бусагасы халык арасында 50,7 процентка арткан. Нигездә, балалар авырый. Кызганычка каршы, барлык авыруларның 46,4 процентын 7 яшьтән 14 яшькә кадәр балалар тәшкил итә”, — дип хәбәр итте Анна Казак.

Ул төбәк халкы өчен ковидка каршы кертеләчәк яңа чикләүләр турында да сөйләде. “18 декабрьдән предприятиеләрнең бер өлеше вакциналанмаган хезмәткәрләрне читләштерү хокукына ия булачак. Җитәкчеләр хезмәткәрләргә эштән читләштерүнең аларның сәламәтлеген саклау өчен мөһим булуын аңлатырга тиеш.

30 декабрьдән сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен норма үз көченә керә. Нормаларны үтәү “Роспотребнадзор” тарафыннан контрольдә тотылачак”, — диде чиновник. Анна Казак мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында Яңа ел тамашаларының ничек узачагы турында да әйтте. Аның сүзләренә караганда, Русиянең Мәгариф министрлыгы белән берлектә мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларында Яңа ел чыршылары үткәргәндә эпидемиягә каршы чараларны үтәү буенча тәкъдимнәр эшләнгән.

“Коронавирус инфекциясе таралу шартларында төрле төркемдәге балаларны бер бина эчендә очраштырмау максатында, бәйрәм чаралары бары тик бер сыйныф яки төркем өчен генә үткәрелергә тиеш”, — диде җитәкче. Тәүлек эчендә Башкортстанда коронавирус белән авыруның 632 яңа очрагы теркәлгән, авыручыларның гомум саны 110280 кешегә җиткән. Шуларның 6859ы хәзерге вакытта амбулатор рәвештә дәвалана, 450се дәваханәләргә салынган. 84 пациентның хәлен табиблар авыр дип бәяли.

Вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерүенчә, пациентларның 90 проценттан артыгы вирусны җиңә алган: бүгенге көндә сәламәтләнүчеләр саны 99300 кеше тәшкил итә, шуларның 639ы соңгы тәүлек эчендә савыккан. Әле республикада 2800 койка-урын җәелдерелгән, алар 70 процентка тулы. Башкортстанда коронавируска каршы күпләп вакциналау дәвам итә. Беренче компонент — 2031703 кешегә, ягъни вакциналанырга тиешле кешеләрнең 81 процентына ясалган, 1798250 кеше вакциналауны тулысынча үткән.

Баймак районының Төркмән авылында мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматит таралуга бәйле рәвештә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән иде. Авыру хайваннар арасында тиз таралганга, властьлар урындагы халыкның барлык сыерларын да чалырга дигән карар чыгарды. Әлбәттә, авыл халкы бу идеяне авыр кабул итте, әмма риза булды. Терлекләрне күпләп чалу башланды. “Мин шәхсән үзем Урал Таһировичтан җомга көнне районга чыгуын сорадым, чөнки, асылда, 500дән артык кеше яши торган зур торак пункт авыр хәлдә калды”, — диде төбәк җитәкчесе киңәшмәдә.

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Урал Килсенбаев авыл халкының Яңа елга кадәр компенсация алачагын хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, компенсация күләме продукциянең базар бәясеннән чыгып билгеләнәчәк. Хәзерге вакытта һәр гаиләгә азык-төлек җыелмалары тапшырылган.

Бүген республикада 550 мең гаиләнең шәһәр читендә бакчасы бар, коммерциягә карамаган 1500 бакча ширкәте (СНТ) теркәлгән. Әлеге күрсәткеч буенча Башкортстан Русиядә 7нче урынны били. Ләкин бу өлкәдә башкарасы эшләр дә шактый. Бакча хуҗаларының күпчелеге җир участогына милек хокукын теркәмәгән, бакча участокларының электр, су, юл, газ тәэмин ителеше түбән. Әйтик, ширкәт­ләрнең 33 процентына гына газ кертелгән, юлларның 90 процентына таш түшәлмәгән, каты коммуналь калдыкларны чыгаруга бәйле проблема бар, СНТларның 44 проценты гына төбәк операторлары белән килешү төзегән. Бу хакта киңәшмәдә вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов бәян итте. Ведомство бу юнәлештә җитди эш башларга ниятли. Бакчачылар проблемаларын хәл итү өчен 5 ел дәвамында 1,3 миллиард сум акча кирәк булачак. Ел саен бюджет акчаларына ихтыяҗ 273 миллион сум тәшкил итә.

Киләсе елда подъездларны комплекслы ремонтлау программасын тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан 500 миллион сум бүлү планлаштырыла, дип хәбәр итте торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Алан Марзаев. Шуларның бюджеттан өстәмә рәвештә бүленгән 300 миллион сумы декабрь азагына кадәр муниципалитетларга биреләчәк. Бүгенге көндә 200 миллион сум күләмендәге акча Уфа, Стәрлетамак, Агыйдел, Межгорье шәһәрләре, шулай ук Благовещен, Иглин һәм Хәйбулла районнары арасында бүленгән дә инде. Бу суммага киләсе елда 117 күпфатирлы йортта 362 подъезд ремонтланачак.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

Беренче эш — вакциналану!
Беренче эш — вакциналану!
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: