Бүген, 8 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Минск өлкәсенең Жодино шәһәрендә “БелАЗ” мәйданчыгында булды. Концерн дөньядагы карьер техникасын җитештерүче җиде алдынгы компания арасына керә. Аның продукциясенең 65 проценттан артыгы Русия территориясендә сатыла.
Төбәк җитәкчесе завод цехларын карап чыкты, җитештерү технологиясе, җитештерелә торган техника үрнәкләре белән танышты һәм яңа модельле карьер үзбушаткычының кабинасына утырып, йөреп карады.
Визит кысаларында “БелАЗ”ның генеральный директоры Сергей Никифорович хәбәр итүенчә, предприятиедә 10 меңгә якын кеше эшли. Алар төрле йөк күтәрүчәнлектәге үзбушаткычларның, йөк төягечләрнең һәм бульдозерларның, авыр йөк ташучы машиналарның киң ассортиментын, шулай ук җир асты эшләре өчен транспорт чараларын һәм башка техниканы эшләп чыгара.
Агымдагы елның сентябрендә “БелАЗ-540” карьер үзбушаткычының беренче моделен чыгаруга 60 ел тулды. 1948 елда нигез салынган автозавод эше тарихында коллектив 70 илдән заказчылар өчен 130 меңнән артык үзбушаткыч әзерләгән.
Концерн эшендә “БелАЗ” җитәкчелеге техникага сервис хезмәте күрсәтү географиясен киңәйтүгә, яшьләргә һөнәри юнәлеш бирүгә, сәнәгать туризмын оештыруга, социаль проектларны гамәлгә ашыруга зур игътибар бирә.
Радий Хәбиров автозаводның җитештерү мәдәниятен һәм үсеш темпларын югары бәяләде, шулай ук бездәге предприятиеләрнең карьер техникасы белән тәэмин итүдә кызыксынуын билгеләп үтте.
– Безгә “БелАЗ” кебек сәнәгать гиганты эшен өйрәнү бик кызыклы. Иң мөһиме - Белоруссиядә бу тарихи предприятие сакланып калган. Бүген халыкара базарда ихтыяҗ булган яңа модельләр булдыруны хуплаганнар. Бу ил җитәкчелегенең акыллы сәнәгать сәясәте турында сөйли. Аның уңай тәҗрибәсе, һичшиксез, Башкортстан өчен дә файдалы булачак, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. — Белоруссия үзбушаткычлары безнең республикада УГМК холдингы предприятиеләрендә эшли. Якын арада без “БелАЗ” белән хезмәттәшлекне үстерү перспективалары һәм төбәккә яңа техника кайтару мөмкинлекләре турында сөйләшәчәкбез.
Фото: glavarb.ru