

2022 елда әлеге программа кысаларында республикада 200 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Программада Агыйдел, Баймак, Бәләбәй, Белорет, Бөре, Благовещен, Дәүләкән, Дүртөйле, Ишембай, Күмертау, Межгорье, Мәләвез, Нефтекама, Октябрьский, Салават, Сибай, Стәрлетамак, Туймазы, Учалы, Уфа, Яңавыл шәһәрләре, шулай ук Стәрлетамак, Чакмагыш, Миякә һәм Архангель районнары катнаша.
Республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ишегалды территорияләрен төзекләндерү проектларын карауны дәвам итә. 8 декабрьдә видеоконференцэлемтә форматында торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Алан Марзаев Дәүләкән, Бөре, Бәләбәй, Салават, Ишембай һәм Туймазы шәһәрләре тарафыннан бирелгән техник документацияне карады.
- Программа ел саен камилләштерелә, әмма аның төп концепциясе - нәкъ менә төзекләндерү эшенә комплекслы карау үзгәрешсез кала. Яңа елда төрле яшь төркемнәре өчен, аларның мәнфәгатьләрен исәпкә алып, территорияләрне зоналарга бүлүне планлаштырабыз. Һәм иң мөһиме – бу проектны халык соравы нигезендә генә эшләү һәм формалаштыру, гамәлдәге яшелләндерүне һәм яңа үсемлекләр утыртуны мәҗбүри рәвештә саклап калу, – дип билгеләп үтте Алан Марзаев.
Бүген үз проектларын яклаган муниципаль берәмлекләр арасында - Салават шәһәре. Проект биш торак йорт янындагы 17 мең квадрат метрдан артык мәйданда төзекләндерү эшләрен күздә тота. Халык балалар һәм спорт мәйданчыкларын, күбрәк парковка урыннарын, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен, шулай ук тышкы яктырту һәм видеокүзәтү урыннарын күрергә тели.
«Башкортстан ихаталары» программасы буенча 2019-24 елларда 2 мең ишегалды территориясен комплекслы төзекләндерү, барлык балалар уен мәйданчыкларын сертификацияләнгән имин өслекле һәм заманча җиһазлар белән тәэмин итү бурычы куелды. 2019 елда – 400, былтыр – 380, быел 140 ишегалды территориясе төзекләндерелгән.
Фото: pravitelstvorb.ru