+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 декабрь 2021, 15:25

"Гомсельмаш" белән килешү төзелде

Белоруссия белән хезмәттәшлек ныгый.

"Гомсельмаш" белән килешү төзелде
"Гомсельмаш" белән килешү төзелде

7 декабрьдә, Башкортстан делегациясенең Белоруссиягә рәсми визиты кысаларында, республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән авыл хуҗалыгы техникасын танылган җитештерүче - «Гомсельмаш» җәмгыяте арасында килешү имзаланды.

Документ нигезендә Белоруссия предприятиесе Башкортстанга ашлык җыю комбайннарының 60 комплектын китерүне гарантияли. Алар уртак производстволар базасында ашлык комбайннарын җыю өчен кулланылачак. «Гомсельмаш», шулай ук, ургычларны заводта җитештерелә торган ашлык җыю комбайннарына тагу өчен арбалар сатарга планлаштыра. Мондый техника Башкортстан Республикасы товар җитештерүчеләренә 10 процентка кадәр ташлама белән җибәреләчәк.

Килешүгә имзаларны респрублика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов һәм "Гомсельмаш" җәмгыяте директорының Русия Федерациясе буенча беренче урынбасары Владимир Овсянников куйдылар.

Шулай ук килешү төбәккә газ-мотор ягулыгында эшләүче техника китерүне, 14 процентка кадәр ташлама бирүне, Башкорт дәүләт аграр университетында кадрлар әзерләүдә хезмәттәшлекне күздә тота.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: