+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 декабрь 2021, 12:15

Уфа мэры башкортча сәламләде

Сергей Греков Башкорт теле көненә багышланган флешмобта катнашты.

Уфа мэры башкортча сәламләде
Уфа мэры башкортча сәламләде

Уфа хакимияте башлыгы Сергей Греков Башкорт теле көненә багышланган видео бастырып чыгарган һәм аны социаль челтәрләргә куйган.

Билгеле булуынча, республикада, Башкорт теле көне алдыннан “Җиде адым” дигән масштаблы чара уза. Уфа мэры Сергей Греков бу вакыйгага багышланган флешмобта катнашты һәм видеоны социаль челтәргә урнаштырды. Ул абунәчеләрен башкорт телендә сәламләде һәм шәһәр халкына булачак дата турында искә төшерде.

— 14 декабрьдә безнең республикада Башкорт теле көне билгеләп үтеләчәк. Шулай ук бу көн башкорт милли әдәбиятын үстерүгә зур йогынты ясаган бөек мәгърифәтче, педагог һәм шагыйрь Мифтахетдин Акмулла белән бәйле, — дип билгеләп үтте башкала хакимияте башлыгы.

Сергей Греков танылган фикер иясенең нәсыйхәтләренең берсе турында сөйләде.

 

Фото: mgazeta.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: