+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 декабрь 2021, 11:00

Яңа ел каникуллары ничә көн дәвам итәчәк?

Узган елда 31 декабрь эш көне иде. Быел ничек булыр?

Яңа ел каникуллары ничә көн дәвам итәчәк?Яңа ел каникуллары ничә көн дәвам итәчәк?
Яңа ел каникуллары ничә көн дәвам итәчәк?
Яңа ел каникуллары бу юлы 10 көн дәвам итәчәк. 1, 2, 3, 4, 5, 6нчы һәм 8нче гыйнвар — Яңа ел каникуллары, 7нче гыйнвар — Раштуа бәйрәме, эшләми торган бәйрәм көннәре булачак. Бу хакта республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Ял көне 3 гыйнвардан 31 декабрьгә күчерелә. 2022 елда 1 һәм 2 гыйнварның эшләми торган бәйрәм көннәре шимбә һәм якшәмбегә туры килә, димәк, ял көне 1 гыйнвардан — 3 майга, 2 гыйнвардан 10 майга күчерелә.

Шулай итеп, Яңа ел каникуллары уңаеннан эшләми торган бәйрәм һәм ял көннәре булып түбәндәгеләр санала: 2021 елның 31 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр. 30 декабрьдә, пәнҗешәмбе, эш көне кыскартылмый.


1, 2, 3, 4, 5, 6, 7 һәм 8 гыйнвардагы бәйрәм көннәре ел саен бирелә торган түләүле отпуск көннәренә кертелми.


Фото: ninetrends.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас