+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 декабрь 2021, 06:44

Аш әзерләү ашаудан да рәхәтрәктер әле!

Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә пост урнаштырган.

Аш әзерләү ашаудан да рәхәтрәктер әле!Аш әзерләү ашаудан да рәхәтрәктер әле!
Аш әзерләү ашаудан да рәхәтрәктер әле!

"Ризык әзерләү процессы күңелгә тынычлык китерә, ә инде дусларың һәм якын кешеләреңне тәмле ашлар белән сыйлау аерым бер сөенеч бирә.

Шушы көннәрдә Уфага гастрофестивальгә Миәс, Мәскәү, Калининград һәм Владивостоктан югары класслы осталар килде.

Бүген экспертлар Зур Уралның иң яхшы урам ризыгын сайлаячак. Әлбәттә, бернәрсә дә әзерләп булмый, әмма алар белән танышырга була.

Башкортстан, Пермь крае, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләреннән килгән гастропроектлар Russian Street Food Awards сайлап алу турында көч сынаша.

Украин варениклары, белорус драниклары, лак чудулары, Ерак Көнчыгыштан пян-се, Нарьян-Мардан болан ите - безнең фестивальдә милли ашларның традицион һәм яңа төрләре тәкъдим ителә.

Барыгызга да сәламлим һәм уңышлар телим".

 

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас