"Коронавирусның яңа дулкыны белән хәл безне әнә шундый карарга этәрде", - ди ул. - 2021 елның октябренә, пик вакытына, кирәкле койкалар саны 8,5 меңгә җиткән. Бу бик күп сан. Шуның аркасында башка авырулардан дәвалана алмаган кешеләр зыян күрде.
Сибай һәм Туймазыны сайлау очраклы түгел. Якын-тирә районнарны исәпкә алып, биредә 437,7 мең кеше яши. Ә Урал аръягында - 314,2 мең кеше. Анда яңа госпитальләр бик кирәк булачак.
Безгә коронавирусның алга таба ничек үсәчәген фаразлау кыен. Аның яңа төрләре барлыкка килә, һәм ул мутацияләнә. Иң мөһиме, без коронавирусның кайчан да булса китәчәгенә ышанабыз. Ә бу диварлар, бу йогышлы госпитальләр барысы да калачак. Һәм без аларны заманча, яхшы җиһазландырылган дәваханәләргә әверелдерә алабыз.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Тынычлык һәм сәламәтлек!