+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 декабрь 2021, 08:55

Хезмәт базарында хәл ничек?

Республика Башлыгы Радий Хәбиров бу юнәлештә күрсәткечләрнең яхшыруын билгеләде.

Хезмәт базарында хәл ничек?Хезмәт базарында хәл ничек?
Хезмәт базарында хәл ничек?
Республика Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәсенең яңа җитәкчесе Владимир Севастьяновны тәкъдим итте.

Республика җитәкчесе баш автоинспекторга берничә йөкләмә бирде. “Без юлларда кешеләрнең үлеменә бәйле хәлне әлегәчә төзәтә алмыйбыз. Мин моны ачыктан-ачык әйтәм. Зур үсеш бара. 2019 һәм 2020 елларны бик яхшы уздык. 2021 ел начар уза, мин моны нәрсә белән аңлатырга да белмим. Сезгә моңа игътибар итәргә, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан коллегаларыбыз белән даими шө­гыльләнергә кирәк. Мин тулысынча ышанам: бу мөмкин”, — диде Радий Хәбиров.
Заманча йогышлы авырулар үзәкләрен төзү өчен Русиянең дүрт төбәге Башкортстан проектын үрнәк итеп алган. “Медицина форумында без нәрсә кирәклеге турында сөй­ләштек. Безнең проектлар һәм технологияләр буенча Чиләбедә ковид госпитальләр төзелде, Ырынбур, Калугада төзелеп бетеп килә, дип ышанычлы әйтә алабыз. Икесен Белгородта төзиләр. Проект уңышлы һәм кирәкле булып чыкты”, — диде Башкортстан Башлыгы. Радий Хәбиров шимбә көнне Сибайда һәм Туймазыда ике яңа йогышлы авырулар үзәге төзелешенә старт бирелүен искәртте.
Вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин раславынча, Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны кимегән. Әйтик, узган атна белән чагыштырганда, авырулар саны якынча 12 процентка азрак. Республикада тәүлек эчендә 529 яңа авыру очрагы теркәлгән, ә инфекциялеләрнең гомум саны 114308 кешегә җиткән. Аларның 6550се — амбулатор дәвалауда, тагын 354е дәваханәгә салынган. 92 пациентның хәлен табиблар авыр дип бәяли, 20 пациент реанимациягә күчерелгән. Авыру­чыларның 90 проценттан артыгы савыккан, шуларның 539ы —соңгы тәүлектә. Хәзерге вакытта Башкортстанда 2250 койка җәел­дерелгән, аларның 74 проценты тулы.
Башкортстанда 18 мәктәп ОРВИ һәм грипп буенча карантинга ябыл­ган. 77 мәктәптә — өлешчә карантин, аларда 904 сыйныфта ОРВИ һәм грипп буенча карантин кертелгән. Бу хакта “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Анна Казак хәбәр итте. Ведомство җитәкчесе коронавирус очракларының кимүен билгеләде, ләкин 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге төркемнәрдә ОРВИ һәм грипп буенча авырулар санының артуы күзәтелә.
Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов 14 декабрь — Башкорт теле көнендә республикада нинди чаралар оештырылачагы турында сөйләде. Бу көнне Башкорт дәүләт педагогия университетында Мифтахетдин Акмулла исемендәге стипендиатларга дипломнар тапшыру планлаштырыла. Университет мәй­данында бөек шагыйрь һәм мәгърифәтче һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булачак. 14-16 декабрьдә университетта Милли педагогик форум узачак. Кичен Арт-квадратта башкорт милли костюмы осталарының “Тамга” II Халыкара конкурсының йомгаклау көне булачак. Быел конкурска 200 катнашучыдан гаризалар кабул ителгән, өч чит илдән һәм Русиянең җиде төбәгеннән 1020 конкурс эше тәкъдим ителгән. Кунакларны “Тамга” конкурсы лауреатларының эшләре күргәзмәсе һәм халык киемнәре элементларын ясау буенча мастер-класслар көтә.
Агымдагы елдан башлап республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына миграция өлкәсендә башкарма власть органнары, урындагы үзидарә органнары һәм кызыксынган ведомстволар эшчәнлеген координацияләү буенча вәкаләтләр беркетелгән. Башкортстанстат мәгълүматлары буенча, халыкның миграцион кимүе 2014 елдан күзәтелгән. Бу хакта гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова бәян итте.
Слайдтан күренгәнчә, республикадан халыкның максималь агымы 2018 елда (- 8858 кеше) теркәлгән. Агымдагы елда сигез ел эчендә беренче тапкыр уңай тенденция күзәтелә. Гыйнвар-сентябрь айларында халыкның гомум миграция үсеше 4302 кеше тәшкил итте, бу чорда республикадан читкә китүчеләр саны – 31 мең, элекке яшәү урыннарын Башкортстанга алыштыручылар 35,3 мең кеше тәшкил итте, республика эчендә 69,1 мең кеше миграцияләнде.
Территорияләр буенча 9 муниципаль районда һәм 4 шәһәр округында миграцион үсеш күзәтелә. Соңгы ике елда республика вузларында чит ил студентлары саны 1,5 тапкыр арткан.
Хезмәт базарында һәм миграция торышында уңай тенденцияләр, һичшиксез, төбәк икътисадының акрынлап җанлануы, республиканың инвестицион потенциалын алга этәрү, инвестицион мохитне яхшырту, эшлекле активлыкны үстерү, мәктәпне тәмамлаучыларның республика вузларына керү мөмкинлеген арттыру нәтиҗәсе булып тора. “Әмма, бу әлегә “сак оптимизм”. Миграция хәлен яхшырту буенча эш дәвам итәчәк. Төбәкара миграция белән республиканың башка төбәкләре белән чиктәш территорияләрдә ныклап шөгыльләнергә, әлбәттә, белем бирү системасын үстерергә кирәк. Уфада югары уку йортлары арасында студентлар кампусын һәм киләчәктә дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәген төзү бу юнәлештә төп этәргеч булачак”, — диде Ленара Иванова.
Радий Хәбиров иң элек республикада мәшгульлек үзәкләренең җитди эше өчен рәхмәт белдерде. “Эш урыннары артты, хәзер эшнең сыйфатына игътибар итү зарур. Чит ил студентларын укуга җәлеп итү — перспектив юнәлеш. Кампус төзү моңа, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта мин сезнең “сак оптимизм” дигәнегез белән дә килешәм. Ләкин бу хакта саннар үзләре сөйли. Күрсәткечләр яхшы”, — диде төбәк җитәкчесе.
Башкортстанда алкоголь базарында үткәрелгән контроль һәм профилактика чаралары нәтиҗәлелеген күрсәтә, дип белдерде оператив киңәшмәдә сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев. Ул хәбәр иткәнчә, узган елда Башкортстанда исерек хәлдә җинаять кылган 10298 кеше ачыкланган. Бу 2019 елга караганда 5,2 процентка кимрәк. Агымдагы елның ун аенда бу күрсәткеч 7,7 процентка кимегән. “Тагын бер күрсәткеч — алкоголь белән агуланудан үлүчеләр саны. Башкортстанстат мәгълүматлары буенча, 2020 елда шул сәбәпле вафат булучылар саны (73 кеше), 2019 ел белән чагыштырганда, 30 процентка (104 кеше) һәм 2018 ел белән чагыштырганда (211 кеше), өч тапкыр кимеде”, — дип ассызыклады министр.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас