“Минемчә, Бишбүләк районы - безнең республикада, бәлки, Русиядә, муниципалитет гимны 5 телдә - урыс, башкорт, татар, чуваш һәм мордва телләрендә башкарылган бердәнбер район. Күпмилләтле илебезнең, күпмилләтле республиканың чагылышы һәм асылы шунда, без аны халыклар дуслыгы дип атыйбыз. Һәм моны нык сакларга кирәк.
Бүген Бишбүләк районында эшлибез, монда проблемалар күп. Без социаль учреждениеләргә ярдәм күрсәтергә һәм юлларны ремонтларга килештек.
Бишбүләк авылында яңа мәктәп бик ошады. Ул заманча һәм яхшы җиһазландырылган. Инде тиздән мәктәп коридорлары буйлап балалар йөгерәчәк һәм тавышлар яңгыраячак.
Минем "туры линия" вакытында миңа Сидәкбаш авыл мәдәният йорты директоры мөрәҗәгать итте, ремонт белән ярдәм итүне сорады. Моңа республика бюджетыннан акча бүлдек, монда шөгыльләнә торган талантлы кешеләргә ярдәм итәбез.
Җирле эшкуарлар да хөрмәткә лаек, алар форель хуҗалыгын оештырганнар, һәм җәй көне аларда 6 мең турист кунакта булган. Авыл өчен бу бик күп. Аларга һәм башка шундый дәрәҗәдәге эшкуарларга ярдәм итү турында уйлаячакбыз.
Бишбүләк районына һәм республика халкына сәламәтлек телим. Эшлибез!” дип язды “Вконтакте”да битендә Радий Хәбиров.
Фото: “Вконтакте”