+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 декабрь 2021, 05:18

Мамык карларыңны җибәр әле, Кыш бабай!

Тау шуасы килә... Чыннан да, кайчан явар икән без көткән ап-ак карлар? "Күкләр канцеляриясе" нәрсә ди?

Мамык карларыңны җибәр әле, Кыш бабай!Мамык карларыңны җибәр әле, Кыш бабай!
Мамык карларыңны җибәр әле, Кыш бабай!

Быел Башкортстанда кышның аномаль җылы башлануы автомобильчеләргә дә, җәяүлеләргә дә авырлык китерә. Температура кискен төшү һәм декабрь башыннан яңгыр яву сәбәпле, республика шәһәрләре һәм авыллары урамнары шугалакка әверелде. Төбәккә кар һәм бураннар белән чын кыш кайчан килә соң?

Башгидрометүзәктә кар инде бүген ява башлаячак, дип хәбәр итәләр. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген республиканың көньяк һәм көньяк-көнбатышында кар көтелә. Һава температурасы төнлә -5, -10 градус, урыны белән -15, көндез һава -3, -8 градуска кадәр җылыначак.
16 декабрьдә урыны белән тагын кар явачак, ә көндез кар бөтен республика буенча барачак. Төньяк районнарда - уртача. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан. Һава температурасы төнлә -5, -10°С, көндез -1, -6°С.

17 декабрьдә дә республикада кар явачак. Һава температурасы төнлә -4, -9°С, көндез 0,-5° градуска кадәр җылыначак.

Автор фотосы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас